Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар , 08:55

Балтачта " Исәнме, беренче укучы-2025 ел!" акциясе үтте

Аяк артың җиңел булсын, Эльнара! Башкалар да сиңа иярсен.

Балтачта " Исәнме, беренче укучы-2025 ел!" акциясе үтте
Балтачта " Исәнме, беренче укучы-2025 ел!" акциясе үтте

 Районның модель  балалар китапханәсендә ел саен  елның беренче укучысын ачыклыйлар.

Быел да биредә  " Исәнме, беренче укучы-2025 ел! " акциясе үтте.

Әлеге чара укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен оештырылган.

 Быел иң беренче булып китапханәгә  Эльнара Сафина килгән. 

Яңа елның тәүге көнендә үк аның китап алырга юллануы мактаулы эш. Ул хикәяләр , маҗаралар, әкиятләр укырга ярата.

Аңа бүләк - акциянең махсус призы эләкте.

Эльнарага башкалар да иярсен иде. Телефон артында көннәрен заяга уздырганчы, балалар китап укысыннар иде. 

Автор:
Читайте нас: