Барлык яңалыклар
Новости
3 гыйнвар , 08:00

Балан ютәлдән дә файдалы

Бу хакта белә идегезме?

Балан ютәлдән дә файдалы
Балан ютәлдән дә файдалы

Хроник ютәл интектергәндә, 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм балан җиләген, ромашка, тырнак гөл, андыз үләннәрен 1 литр суда сүрән утта 5 минут пешерәләр, 5-6 сәгать төнәткәч, сөзәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яхшы ябыла торган пыяла банкада саклыйлар.

Ангина вакытында тамакны чайкау өчен, яртышар аш кашыгы балан чәчәге һәм җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Бер чайкаганда, ярты стакан төнәтмәне кулланалар, 1-2 аш кашыгын эчәләр.

Сәламәтлек, киңәшләр

Фото редакция архивыннан

Автор:
Читайте нас: