Белорет шәһәрендә бала таудан тюбингта төшкәндә баганага барып бәрелгән. Әлеге хәл 1нче гыйнвар кичендә Белорет шәһәренең “Металлург” стадионы территориясендә булган.
Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланы баш мие селкенүе диагнозы белән Белорет дәваханәсенә салганнар.
Соңрак район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, Уфа районында яшәүче 2016нчы елгы малай әти-әнисе белән Белоретка кунакка килгән була.
Билгеле булуынча, “Металлург” стадионы территориясендә тау битләреннән тюбингларда шуу тыелган, тиешле искәртүләр язып куелган булган.