Стәрлетамакта 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 15 яшьлек ике яшүсмер һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Үлем сәбәбе, фаразланганча, алар газ белән агуланганнар. Егетләр гаражда җылынырга һәм анда торган машинаны кабызган булганнар.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.