Сибайда “Renault Duster” водителе машина белән идарә итүне югалткан һәм юл читендәге агачка барып бәрелгән, ә ары таба шәхси өйгә барып кергән.
Автомобильдә дүрт пассажир була: ике егет һәм ике кыз, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Коткаручылар килгәнче ике яшь кешене төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. Шулай ук коткаручылар килгәч, автомобильдән ике кызны коткарганнар һәм аларны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар. Водитель зыян күрмәгән.