Нуриман районында бәхетсезлек очрагы теркәлгән: 1982 елгы ир каргизгечтә шуганда җәрәхәтләнгән. Ул Уфадан туганнары белән Павловка авылына яңа ел бәйрәмнәренә килгән булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат каргизгечтә урман буйлап йөргән. Бервакыт техника белән идарә итүне югалта һәм агачка барып бәрелә.
Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм аны ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.