Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар , 17:12

Петарда аркасында 11 яшьлек кыз күзсез кала язган

Яңа елның беренче төнендә петарда аркасында кыз дәваханәгә эләккән.  

Петарда аркасында 11 яшьлек кыз  күзсез кала язган
Петарда аркасында 11 яшьлек кыз күзсез кала язган

Яңа ел төнендә Республика балалар клиник дәваханәсе балалар травмпунктына дүрт баланы китергәннәр. Аларның икесе тюбингта шуганда имгәнгән, берсе баскычта таеп киткән. Табиблар аның бот сөягенең ябык сынуын ачыклаган.

Тагын бер пациент – 11 яшьлек кыз яңа елның беренче төнендә петарда шартлаудан җитди зыян күргән булды. Республика балалар клиник дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлегендә аны нейрохирург, оториноларинголог, теш казнасы-йөз хирургы һәм педиатр караган. Кызны Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтына дәваланырга юллаганнар.

Петардаларны куллануда хәвефсезлек техникасы турында онытмаска кирәк. 

Автор:
Читайте нас: