Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар , 14:22

Картаясыгыз килмәсә мандарин ашагыз

Шушы көннәрдә без күпләп мандарин ашыйбыз. Аны ел дәвамында әзләп-әзләп ашарга кирәк икән.

Картаясыгыз килмәсә мандарин ашагыз
Картаясыгыз килмәсә мандарин ашагыз

Мандаринда А һәм С витаминнары күп. А витамины тән тиресен кибүдән саклый, күзәнәкләр эшләвен яхшырта.

С витамины (аскорбин кислотасы) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра.С витамины тиренең сыгылмалылыгын саклау һәм картаю билгеләре белән көрәшү өчен кирәкле төп компонент - коллаген эшләп чыгаруда төп роль уйный. Менә шуның өчен мандаринны ешрак ашарга кирәк. 

Тик, аллергияле кешеләргә мандаринны чамасын белеп ашарга кирәк.Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә аны ашау киңәш ителми.

Чыганак: "Здоровье" ТГ каналы.

Автор:
Читайте нас: