Барлык яңалыклар
Новости
1 гыйнвар , 22:11

2024 елда кемнәрне югалттык?

Кемдер килә җиргә, кемдер китә...

2024 елда кемнәрне югалттык?
2024 елда кемнәрне югалттык?

Март  аенда “Салават Юлаев” хоккей клубы составында 2011 елда Гагарин Кубогына  ия булган Константин Кольцов гомере өзелде. Константин Кольцов “Салават Юлаев" тренерлык штабына 2022 елның җәендә керде. Ул  тренер карьерасын 2017 елда башлаган. Минск “Динамо”сында, “Брест”, “Динамо-Молодечно” хоккей клубларында эшләгән һәм “Спартак” хоккей командасы тренеры булган.

Апрель аенда 52нче яшендә “Башкортстанның кунакчыллык илчесе”, эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Илдар Рәшит улы Биккуҗин вафат булды. Беренче белеме буенча Илдар Биккуҗин – фотограф, соңрак БДУның журналистика факультетын тәмамлаган. Актив рәвештә туризмны үстерү белән шөгыльләнгән.

Июльдә танылган продюсер, бик күп татар, башкорт җырчыларына (Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбаков, Гүзәл Уразова һ.б.)  сәхнәгә юл күрсәткән, иҗат юлында ярдәм итеп килгән шәхес, теплоходларда уза торган “Кичке сәяхәт” проектының авторы Айсылу Заһретдинова вафат булды. Мәрхүмәнең соңгы елда яман шеш авыруы белән көрәшкәне билгеле.

Сентябрь ахырында “Башкортостан” телерадиокомпаниясе филиалы директоры урынбасары, республиканың атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Вилдан Галин вафат булды. Вилдан Нургали улына нибары 45 яшь иде.Вилдан Галин башта радиотапшырулар системасында, аннары телевидениедә эшл. Ул меңләгән репортаж, сюжет, интервью һәм туры эфирлар әзерләгән танылган журналист.

12 октябрьдә мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтовның гомере өзелде.

“Шундый илаһи моңга ия булуы белән халык күңеленә үтеп кергән Фән абый көмеш телле тальянында сыздырып, өздереп җырлавы белән мәңгелеккә хәтердә калыр”, – диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстан бүлегенең хәбәрендә.

Фән Вәлиәхмәтовка 73 яшь иде. Ул 1951 елның 18 гыйнварында Шаран районы Хафиз авылында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин төркемендә эшли башлый. 8 елдан үз төркемен туплап, Башкортстан, Татарстан, аннары Русия төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. Туймазы, Бүздәк мәдәният йортларында, Башкорт дәүләт филармониясендә хезмәт куя, 1995-2005 елларда Чаллыда эшли.

Үзенчәлекле тавыш иясе, моңлы җырларны башкаруы белән танылды.

Октябрьдә шулай ук Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов бакыйлыкка күчте.

Октябрь ахырында башкорт радиосы ветераны, журналист, җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Абдуллина вафат булды.

Нурия Насыйбулла кызы озак еллар авыр чиргә каршы көрәшкән.

Нурия Абдуллина – «Утыр әле, әни, яннарыма» җырының көе һәм сүзләре авторы. Бу җыр Хәния Фәрхи, Гүзәл Идрисова, Нурия Абдуллина, Флорида Исмәгыйлева, Әлфия Юлчурина репертуарында бар.

 

2024 елда шулай ук кино һәм театр актеры, режиссёр Александр Ширвиндт (15 мартта), актриса Анастасия Заворотнюк (29 майда), актёр Ален Делон (18 августта), КВН легендасы Александр Масляков (8 сентябрьдә),  телевидение алып баручысы Николай Сванидзе (11 сентябрьдә), актер Роман Мадянов (25 сентябрьдә), композитор, эстрада җырчысы Вячеслав Добрынин (1 октябрьдә), актриса Светлана Светличная (16 ноябрьдә),  “На-На” эстрада төркеме җырчысы Владимир Левкин (17 ноябрьдә) вафат булдылар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Автор:
Читайте нас: