Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2024, 08:00

Яңа ел табынына — кивилы салат!

Яшел Елан елын каршылаган табынны әзерләгәндә яшел төстәге җимешләргә өстенлек бирергә онытмагыз!

Пешкән тавык ите, караҗимеш, пешкән кишер һәм йомырка, сыр, майонез. Бизәү өчен киви, гранат.

Тәлинкә уртасына стакан куярга. Вак итеп туралган тавык итен салырга, челтәрләп майонез ягарга. Вак итеп туралган караҗимеш тезәргә. Угычтан уылган кишер салырга, майонез ягарга, угычтан уылган йомырка салырга, майонез ягарга. Угычтан уылган сырны тигезләп салырга.

Салатның өстенә түгәрәкләп туралган киви тезәргә һәм гранат төшләре сибәргә.

Яңа ел белән!

ИМ

 

Автор:
Читайте нас: