Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2024, 19:34

Яңа елга тәмле салат

  Яңа ел табынына елан рәвешендә кыяр белән бизәлгән катлы салат өстәлгә ямь һәм тәм бирәчәк. 

 
Тавык ите, кыяр, алма, сыр һәм маринадланган суган кирәк. 
  240 г тавык ите,
  150 г алма,
  100 г (зур булмаган) кыяр,
  100 г сыр, 90 г суган,
  120 г майонез,
  15 г гәрчич,
  чамалап тоз,   борыч,
  20 мл үсемлек мае алыгыз.
Суганны маринадлау өчен 2 аш калагы 9 процентлы уксус, 1 балкашык шикәр, 0,5 балкашык тоз, 100-200 мл су.
 
Салатны бизәү өчен: 1 кыяр (озын, 350 г тирәсе), 1-2 сап петрушка, 1 ш зәйтүн миләш. 1-се кат кыздырган тавык ите һәм маринадланган суган, 2-се кат кыргычтан үтә торган кыяр, 3-нче кат кыргычтан үтә торган сыр, 4-се рәткә тыш әрчелгән алманы вата салабыз, янына тагын сыр сибәбез. Һәр рәт арасына майонез ягабыз.
Югарыга пешкән йомырка сарысын ваклап салабыз.
Кыярның ике як очон чамалап кисеп алабыз. Бер чонан «баш», икенчесеннән «койрык» эшлибез. Баш белән койрык арасында түңәрәкләп һәм ярым түгәрәкләп кыркылган кыярлар сузылачак
Автор:
Читайте нас: