Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2024, 15:45

“Теләкләр чыршысы” хыялларны чынга ашыра

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов Алексия исемле кызның Яңа ел хыялын тормышка ашырды.

“Теләкләр чыршысы” хыялларны чынга ашыра
“Теләкләр чыршысы” хыялларны чынга ашыра

Чыршыдан алынган шарлар арасында Югары Иванай авылыннан Алексиянең язган теләге дә бар иде. Ул Яңа елга “Капибара” исемле зур йомшак уенчык сорап язган.

Аның теләген үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов тормышка ашырды. “Теләкләр чыршысы”ннан кызның теләге язылган шарны нәкъ Салават Фаат улы алган булган. Алексиягә үзенең теләге буенча йомшак уенчык бүләк ителде.

Яңа ел - могҗизалар вакыты. Ә "Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия акциясе иң якты хыялларны тормышка ашыра. 

 

Автор:
Читайте нас: