Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2024, 11:42

Планшет кына түгел, телевизор да!

Данлыклы якташыбыз Рөстәм НӘБИЕВ «Елка желаний» мәрхәмәтлелек акциясендә катнашып, күпбалалы гаиләдә үсүче кызның теләген үтәде.

Планшет кына түгел, телевизор да!
Планшет кына түгел, телевизор да!

 Бу хакта ул үзенең telegram-каналында түбәндәгеләрне хәбәр итте: –  – “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнаштым. Яңа елга планшет теләгән кечкенә кызның хыялын тормышка ашырырга булдым. Ә аның гаиләсе турында белешәч, әнисенең берьялгызы 5 бала үстерүен белдем. Җитмәсә, аларның өйләрендә хәтта телевизор да юк икән. Телевизорсыз Яңа ел буламыни, дип уйладым мин? Һәм планшетка өстәп, аларның гаиләсенә телевизор бүләк итәргә булдым.

Бу гаиләне нык ихтирам итәм, бәхетле һәм сәламәт булсыннар!

Фото: Рөстәм НӘБИЕВның telegram-каналы.

 

Автор:
Читайте нас: