Барлык яңалыклар
Новости
29 декабрь 2024, 12:06

Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова елга йомгак ясады

Ирина Голованова: Ел гади булмады, әмма бар проектларны да тормышка ашыра алдык.

Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова елга йомгак ясады
Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова елга йомгак ясады

Бүген республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы ни хәлдә? 2024 ел тармак өчен ничек буды? Бүген, 28 декабрьдә, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Александровна Голованова, елга йомгак ясап, "Башкортостан" телерадиокомпаниясенә шушы сорауларга җавап бирде.

Аның әйтүенчә, Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының төп эшчәнлеге, калган еллардагы кебек, 2024 елда да төбәктә шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә, халыкның уңайлы һәм имин яшәвен тәэмин итүгә, ышанычлы һәм өзлексез хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән.

– Ел гади булмады, ләкин без республикада эшләгән барлык программаларда катнаштык. Мөмкин булган барлык программаларга гариза бирдек һәм барысы буенча да финанслау алдык, – дип сүз башлады Ирина Голованова. Монда сүз республика дәрәҗәсендәге дә, федераль программалар турында да бара, шулай ук милли проектлар да күздә тотыла, дип аңлатты ул.

Министр сүзләренчә, быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, реконструкцияләү һәм ремонтлау эшләренә күп акча салынган.

– Иң мөһиме – барлык проектларны да тәмамладык. Реконстукция, ремонт, модернизация буенча барлык эшләрне дә төгәлләдек дияргә була. Һәр проект – ул җаваплылык, ул миллиардлар, аларны үзләштерергә генә түгел, дөрес кулланырга да кирәк. Без бар проектны да үз вакытында тәмамладык, – диде Голованова.

Сер  түгел, торак-коммуналь тармагында проблемалар да җитәрлек. Чөнки, белүебезчә, Советлар заманында салынган торбалар һәм башка корылмаларның барысы да бүген яңарту таләп итә. Шуңа тәү чиратта “иң авырткан төерләрне” чишәргә тырышабыз дип сөйләде министр. Бу мәсьәләләрне муниципалитетлар белән бергә хәл итү юлларын эзлиләр. Кайчакта проблемаларны республика җитәкчелеге белән берлектә хәл итәргә туры килә, дип ассызыклады Ирина Александровна.

– Әйтик, былтыр Белоретта җылылык челтәре белән зур проблема булды. Узган кышта без берничә төн йокламадык. Республика Хөкүмәтенә һәм Радий Хәбировка мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә бюджеттан челтәрләрне ремонтлауга акча бүленде, – диде министр һәм Белоретта бу кыш тыныч узар дигән ышанычын белдерде.

Шулай ук идарәче компанияләр мәсьәләсе дә телгә алынды. “Аларның төрлесе бар. Кайсыберләре йортта яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора, яхшы эшли” дип билгеләде министр. Әмма, кызганычка, эшләренә салкын караганнары да бар. Шуңа йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга, үзләре яшәгән мохитне яхшыртуга кушылырга тиеш дип әйтелде.

Әйткәндәй, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру да бүген көн кадагында тора. “ГИС ЖКХ” кушымтасын кертү әлеге тармакта идарә итүне һәм контрольне яхшырту өчен мөһим корал булып тора. Чөнки аның төп бурычы – торак-коммуналь хуҗалык секторы эшендә үтә күренмәлелекне тәэмин итү. Әлеге система ярдәмендә халык үз йортларының торышы, коммуналь хезмәтләр, тарифлар турында мәгълүмат ала, шулай ук мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр бирә ала. Идарәче компанияләр өчен система халык алдында йөкләмәләрнең үтәлеше турында мәгълүматны тиз арада алырга, инженер системаларының эш параметрларын контрольдә тотарга һәм авария хәлләренә вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирә. 

Йортлар гына түгел, соңгы елларда ишегалларын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә.

–  Радий Фәрит улы республика җитәкчесе булып килү белән “Башкорт ихаталары” программасы старт алды. Аның кысаларында күп ишегалларында төзекләндерү эшләре башкарылды. 2024 елда 33 муниципалитетта 123 ишегалды территориясе төзекләндерелде, һәм 2025 елга яхшырту өчен яңа объектлар исемлеге планлаштырылды да инде, – диде Ирина Александр кызы.

2025 елга ниятләр белән уртаклашып, милли проектларда катнашуны дәвам итәчәкбез һәм ике яңа проект планлаштырыла, диде Ирина Голованова. Әгәр моңа кадәр бу “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” һәм “Чиста су” милли проектлары булса, хәзер “Тормыш өчен инфраструктура” проекты барлыкка килде һәм аның ике юнәлеше бар. Алар иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә кагыла.

– Без инде проектларда катнашу өчен гаризалар тапшырып, тикшерү уздык һәм хәзер алар Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан раслана, – дип ниятләре белән бүлеште министр.  – Без яңа чакыруларга әзер һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә эшләвебезне дәвам итәбез. Яңа проектларга бүленгән акчаларны нәтиҗәле үзләштереп, куелган барлык бурычларны да үти алырбыз дип ышанабыз. 

Автор:Язгөл Сафина
Автор:
Читайте нас: