Иглин районының Тау авылында тулысынча йорт янган. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ут хәтта стеналарны да калдырмаган, бары тик янып беткән бүрәнәләр генә калган.
Авыр пешүләр алган 69 яшьлек ирне Уфа шәһәренең дәваханәсенә озатканнар.
Сүндерү барышында янгын урынында, кызганычка каршы, бер хатын-кызның үле гәүдәсе табылган.
Урында тикшерү-оператив төркем эшли. Янгынны тикшерүне Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә. Аңа һәм янгын сүндерү лабораториясе экспертларына ни өчен йорт, мунча, автомобильле гараж һәм башка каралты-куралар, шул исәптән умарталарны кышлату өчен җылытылган бина януын ачыкларга туры киләчәк.