Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2024, 09:40

Ике атнага якын хәбәре юк

26 яшьлек егетне 17 декабрьдән бирле эзлиләр. 

Ике атнага якын хәбәре юк
Ике атнага якын хәбәре юк

Бүгенге көндә 26 яшьлек Белорет егетен эзлиләр. Бу хакта "Лиза и Алерт" эзләү отряды хәбәр итә.

Билгеле булуынча, Данил Алексеевич Матвеев 1998 елда туган. Ул 2024 елның 17 декабрендә өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. 

Данилның буе 180 см, ябык гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле. Өстенә соры куртка кигән, яшел-сары камуфляж чалбар, кара кроссовкаларда, кара башлык кигән.

Әгәр аны күрүче яки кайдалыгын белүче булса, 8(937) 310-21-12 яки 112 телефон номерларына шалтыратуларын сорыйлар. 

Автор:
Читайте нас: