Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2024, 09:36

Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм йөзеннән күп эшләнде һәм эшләнәчәк

Бүген "Башкортстан 24" дәүләт телерадиокомпаниясенә биргән интервьюсында БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова 2024 елга нәтиҗә ясады һәм 2025 елга планнар белән уртаклашты.

Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм йөзеннән күп эшләнде һәм эшләнәчәк
Гаиләләргә, инвалидларга ярдәм йөзеннән күп эшләнде һәм эшләнәчәк

2024 ел Гаилә елы, Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртучанлык елы билгесе астында үтте. Узган елның төп бурычы гаилә проблемаларына игътибар юнәлтү, гаилә кыймәтләрен ныгыту һәм демографик хәлне күтәрү булды.

 — Гаилә елы уңаеннан республикабызда һәм шулай ук федераль дәрәҗәдә бик күп чаралар оештырылды. Әммә мин бүген алар турында түгел, ә гаиләләрнең үзләренең тормышын үзгәртергә булышлык иткән вакыйгаларга тукталып үтәр идем. 23 гыйнварда илебез Президенты күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм турында указга кул куйды. Нәтиҗәдә бөтен ил буенча күп балалы гаилә төшенчәсенә бер төрле аңлатма барлыкка килде һәм иң мөһиме – бу статус чиксез мөддәткә билгеләнә, ә социаль ярдәм чаралары соңгы өч баланың зуры – 18 яшькә, көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшкә җиткәнчегә кадәр күрсәтелә. Безнең республикада 59 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә. Республикада күп балалы гаиләләргә яңа елдан кертелгән социаль ярдәм чараларына (гаилә керемен исәпкә алмый) килгәндә, аларга шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген атап үтәр идем. Әйе, мондый хезмәт белән 20 меңнән артык күп балалы гаилә файдаланды да инде. Тагын да республика колледжларында көндезге бүлектә түләү нигезендә белем алучы студентларга укуга түләүнең 50 процентын (30 мең сумнан артырга тиеш түгел) кайтару. Бу да күп балалы гаиләләр өчен бик яхшы ярдәм, дип исәплим. Меңнән артык гаилә бу ярдәм белән файдаланды. Моннан тыш, музей, мәдәни һәм ял паркларына түләүсез йөрү мөмкинлеге булдырылган. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә бер өлгедәге таныклыклар бирү буенча эш башланды. Бердәм дәүләт хезмәте порталында мондый таныклыкны электрон вариантта алу мөмкинлеге булдырылган. Күп балалы гаиләләр аша гына Русия демографик чокырдан чыга алачак. Шунлыктан безнең бурыч – күп балалы гаиләләрне, бала да табып, профессиональ яктан үсештә дә ярдәм күрсәтү. Чөнки хәзер кайбер яшь кыз, әүвәле карьера, аннары гына гаилә дип, бала табуны кичектерәләр. Бу дөрес түгел, чөнки бала үстерү белән карьераны берләштереп алып барырга мөмкин. 2025 елга балалы гаиләләргә шатлыклы яңалыкларның берсе – әле ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-ана эшләгән очракта 13 процент салым тотылса, киләсе елдан ул 6 процент кына булачак. Ягъни ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (рәсми киемнәре 1,5 яшәү минимумыннан түбән булган очракта) 2025 елда тотылган салымның аермасын 2026 елда кире алачак. Моннан тыш без туымны арттыру буенча программа кабул итәбез, ул үзе биш блоктан тора. Аларга репродуктив сәламәтлекне ныгыту, социаль ярдәм, эшләгән ата-аналарга ярдәм күрсәтү, балалы гаиләләргә инфраструктураны күтәрү, гаилә кыймәтләрен пропагандалау. Гомумән, РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайты гаиләләргә бар яклап хезмәт булдыруны төп максат итеп куя. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та шуны таләп итә, кешеләрне йончытмагыз, кәгазь һәм башка документлар эзеннән йөртмәгез, ди ул. Шуңа бәйле 2025 елдан балаларга бердәм пособие кую шартлары камилләшә. Ягъни бу пособиене алган гаиләләргә, яңа бала туганнан соң аны кабаттан юлларга, матди керемен бәһаларга да кирәкми, ул үзеннән-үзе түләнәчәк. Шулай ук карау буенча ялда булган аналар эшкә чыга ала һәм шул ук вакытта 1,5 яшькә кадәр карау буенча айлык түләү сакланачак. Элек эшкә чыккан очракта ул түләнми иде. Аның күләме дә артты, хәзер ул иң күбе 49 мең сум булса, киләсе елдан 65 мең сумга җитә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгыртучанлык елын йомгаклап, Ленара Иванова:

 — Бу исем астында үткән елны йомгаклап, шуны әйтер идем, җәмәгатьчелек, дәүләт эшмәкәрләре, эшкуарлар бу категория гражданнарга йөз белән борылды. Аларның проблемаларын күрде, аңлады, ярдәм итәргә теләк белдерде. Бу җәһәттән бик күп эшләр башкарылды һәм ул бер ел белән генә туктап калмаячак, арытабан да дәвам итәчәк һәм матур эшләргә нигез салачак, – диде. Аның әйтүенчә, бик күп һәм фәһемле чаралар оештырылган, зур эшләр башкарылган. Алар исәбенә ул Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Гаилә балын, "Каршылыкларны җимереп" Бөтенрусия форум-күргәзмәсен, "Салют" балалар реабилитация-белем бирү комплексының, олылар өчен "Иминлек" геронтология үзәгенең шулай инвалидлар өчен тегү, әвәләү, балчыктан әвәләү кебек остаханәләре булган көндезге мәшгүллек үзәге ачылуын кертте.

  Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы аркылы быел зур яшьтәге инвалидларны аклау өчен сертификатлар булдырылды һәм аның кушуы буенча "Социаль такси" хезмәте эшли башлады, – диде Ленара Хәким кызы.2025 ел махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү елы булачак.Бу җәһәттән нәрсәләр планлаштырылган һәм эшләнәчәк?

— Социаль ярдәм чаралары кирәк артачак.Алар туризм мәсьәләсенә дә, белем алуга да, шәҗәрә төзүгә дә кагылачак.Иң мөһиме – киләсе елда Җиңү киләчәк, егетләребез кайтачак һәм алар күп булачак.Безнең бурыч – аларны көтеп алып, бергәләп эшләү, булышу.Без әле яңа гына шундый кызык тәкъдим алдык – читтән торып эшләү мөмкинлеге булдыру.Бу сорауны ныклап уйларга һәм читтән торып эшләү өчен шарт булдыру чарасын күрергә тиешбез.Кыскасы, егетләрне көтәбез һәм аларның тыныч тормышка тынычлап кайтып, эшкә урнашып, акча эшләп, гаилә корып яшәү өчен бар мөмкинлек булдыру чарасын күрәбез.

   

 Балтач районындагы тернәкләндерү филиалы мөдире Гүзәлия ШӘФЫЙКОВА:

—Безнең филиал ел саен дәүләт заданиеләре үти. Аңа ярашлы, 2024 елда саулык мөмкинлекләре чикләнгән 197 бала һәм үсмер — стационар һәм 60ы амбулатор формада тернәкләнү курслары үтәргә тиеш булса, алар тулысынча ул курсларны үтте. Моннан тыш социомәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү карала һәм ел саен тормышка ашырылып килә. Шунысын аерым билгеләп үтәсе килә: безнең белгечләр белән эшләгән балалар һәм үсмерләр арасында саулык торышлары күренеп яхшырганнар бар (сөйләшә алмаган балалар сөйләшә башлыйлар, хәрәкәтләнә алмаганнар үзаллы атлап йөреп китәләр). Эшебезнең нәтиҗәсен күрү безгә дә шатлык өсти. Бу юнәлештә эш алдагы елда да дәвам итәчәк.

 Автор: Саҗидә Лотфуллина

Башкортчадан тәрҗемә (“Йәшлек”)

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: