Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2024, 17:25

Егетем төп башына утыртты

Мәхәббәтнең күзе сукыр, диләр. Мин дә капкынга килеп эләктем. Тимур белән бер елдан артык очрашып йөрдек. Матур сүзләрне кызганмады, шундый ягымлы иде. Мөнәсәбәтләр җитди, инде өйләнешергә үк планлаштырдык.

Егетем төп башына утыртты
Егетем төп башына утыртты

Мин тулысынча аңа ышандым. Ул ышанычымны шулкадәр яулады, минем исемгә 25 мең сумлык микрозайм алды. Үзенә бирмәгәннәр, чөнки болай да 13 кредиты бар. Ул моны әти-әнисенә ярдәм итәргә алуы белән аңлатты. Ләкин шул чакта да һич шикләнмәдем.
 
Баксаң, ул кредитларын вакытында түләп бармаган. Хәзер коллекторлар миңа шалтыратып, акча таләп итә. Ә мин беркая да эшләмим, әлегә укыйм гына, әни белән яшим. Кыскасы, бернинди керемем дә юк. Егетемә шалтыраткан идем, теләсә нәрсәләр әйтеп, телефон номерымны кара исемлеккә тыкты. Менә шундый мәхәббәт... 
 
Ярар, акчасын табармын, бурычларын да түләрмен. Хәзер иң курыкканым шул – минем исемгә тагын кредитлар алмаса ярар иде, чөнки анда минем паспортның фотолары калды. Димәк, ул минем исемнән тагын акча алырга мөмкин. Моны берәр ничек туктатып буламы икән? 
 
Рәзидә.

Чыганак: Шәһри Казан.

Автор:
Читайте нас: