25 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгының журналистика өлкәсендәге “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Анда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.
Журналистлар өчен премияләр турындагы Указны республика башлыгы Радий Хәбиров узып баручы ел азагында имзалады. Чынында бу конкурс беренче тапкыр үткәрелде. Конкурста җиңүгә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган иң актуаль һәм талантлы материаллар авторлары дәгъва итә алды. 300 мең сум күләмендәге премия дә журналистларны илһамландырган һәм дәртләндергән булса кирәк.
— Яңа ел алдыннан без сезне беренче “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” республика конкурсы җиңүчеләрен билгеләр өчен җыйдык. Сезнең хезмәтегезне бик кадерлим һәм хөрмәт итәм. 30га якын журналистыбыз МХО зонасында даими рәвештә командировкаларда була, безнең тулы бер хәрби корресондентлар пулы формалашты. Журналист өчен үз герое белән элемтә, вакыйгалар урынында шәхсән булу мөһим. Сез шартлаулар яңгыраган, пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән урыннарда эшләү өчен меңнәрчә километр юл үтәсез. Моның өчен чыннан да чын батырлык кирәк. Аның каравы, сезнең сюжетларда чынбарлык, егетләребезнең батырлыклары чагыла, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.
Республика Башлыгы шулай ук МХОга киткән, гуманитар ярдәм җыючы, маскировка челтәрләре үрүче журналистларны билгеләп үтте. Яугирләрнең рухын аларга җиткерелгән гәзитләрнең яңа саннары да ныгыта.
– Республика массакүләм мәгълүмат чаралары объектив мәгълүматның кирәкле чыганагы булып кала бирә. Безнең басмаларның гомум тиражы 200 мең данәдән артып китә. Массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы рейтингында топ-3 кә “Башинформ”, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты сайтлары керә. Икенче ел рәттән республиканың төп телеканалы БСТ төбәк телеканаллары арасында телевизор карау өлеше буенча беренче урынны алып тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Журналистларның җәмгыятьне туплауга керткән өлешен билгеләп, Төбәк җитәкчесе аларга һәрвакыт ярдәм итәчәгенә вәгъдә итте һәм бүләкләр тапшыруга кереште.
Конкурска барлыгы 94 эш тапшырылган. “Дөреслек”, “Җаваплылык”, “Каһарманлык”, “Ел гамәле” һәм “Сизгер йөрәк” номинацияләрендә дүртәр җиңүче билгеләнде. Бу исемнәрнең күбесе республикада яшәүчеләргә яхшы билгеле.
Мәсәлән, “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе корреспонденты Азат Садрыев, “Өмет” гәзите хәбәрчесе Язгөл Сафина, “Юлдаш” радиосы хәбәрчесе Зөһрә Арсаева һәм башкалар бар иде.
“Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Эдуард Кускарбәков 2022нче елның мартыннан алып МХО темасын яктырта. Шушы вакыт эчендә ул махсус хәрби операция зонасына биш тапкыр командировкага чыга һәм алгы сызыктагы башкорт яугирләренең хезмәте турында актуаль һәм дөрес мәгълүматны беренчеләрдән булып тапшыра. Ул беренче тапкыр Донбасста 2022нче елның августында була: Петровскийда мәктәп ачу тантанасында катнаша.
—Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка МХО зонасындагы республика журналистларының эшен югары бәһалаганы өчен рәхмәтлемен. Конкурсның “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” дип аталуы девиз булып тора һәм фронттагы эшмәкәрлекне тулысынча чагылдыра. Ике елдан артык “Башинформ” башкорт батальоннарын махсус операциягә озатуга шаһит булды, яугирләрнең хәрби әзерлек үтүен күрде. Донбасска хәрбиләр янына барды. Без командование рөхсәт иткәнчә хәрби бурычларның үтәлешен күрдек. Без МХОга багышланган материалларыбызда МХОның беренче көннәреннән үк Җиңүне якынайту буенча гомум эшкә кушылган ирекмәннәрнең һәм Башкортстанның актив кешеләрен, солдат һәм офицерларның туганнарын, якыннарын яктырттык. Журналист эше алгы сызыкны үз күзләребез белән күрергә, кызыклы кешеләр белән танышырга һәм нәтиҗәләр эшләргә мөмкинлек бирде, - дип сөйләде Эдуард Кускарбәков.
“Башинформ”ның махсус хәбәрчесе, матбугат һәм киң мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре Азат Гиззатуллин да республиканың иң яхшы егерме журналисты исәбенә керде. Азат инде алты ел Радий Хәбировны эш сәфәрендә озатып йөри.
—Без коллегаларыбыз исеменнән Республика Башлыгы Радий Хәбировка Башкортстанның журналистларына һәм киң мәгълүмат чараларына даими ярдәм күрсәткәне һәм игътибары өчен аерым рәхмәт. Мондый авыр вакытта бу бик мөһим, —диде ул. Шушы алты ел эчендә республика Башлыгы командасында эшләгәндә һәм Радий Фәрит улын озатып йөрегәндә без аннан күп нәрсәгә өйрәндек. Һәр сәфәр—ул безнең өчен имтихан дип әйтерлек. Башкортстан җитәкчесенең эшкә сәләтлелеге, чыдамлыгы һәм сабырлыгы, кешеләр белән аралашу , кирәкле карарлар табу сәләте безне һаман ңа хәйран калдыра.
“Агыйдел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин, социаль челтәрдәге постында премия турында сөйләгәндә, “Мурза” позывнойлы штурмовик белән сөйләшүен исенә төшергән. Мөнир Кременная янында МХО яугире белән очрашкан һәм аңардан махсус операциянең, батырлыкның мәгънәсе турында сораган.
—Мәгънәсе – намуста. Ни өчен икәнен аңлатам. Яу яланыннан яраланган дустыңны, яугирне алып чыгу – чын каһарманлык. Ватанны фашизмнан яклау, МХО зонасында хезмәт итү – үзе батырлык. Без бомбалар астында бер-беребезне коткарабыз, яраларны бәйлибез, үлем турында уйламыйча, үзебезне аямый алга барабыз. Бу безнең көндәлек хезмәтебез, әмма аның артында күпме батырлык һәм каһарманлык тора.
“Ейәнсура таңдары” гәзитенең директор урынбасары – баш мөхәррире Кристина Сәйдәшева үзенең журналистика карьерасын өч ел элек башлый.
—Мондый дәрәҗәдәгеконкурста, зур эш стажы булган тәҗрибәле журналистлар белән беррәттән беренче җиңүчеләр исәбендә булу – бик дулкынландыргыч. Журналист эшендә мәгълүматны барысы да аңларлык итеп укучыларга җиткерү мөһим. Иң мөһиме – мәгълүмат дөрес булырга тиеш. Бу конкурста җиңгәннән соң минем өчен яңа этап башлана.
Зөһрә Арсаева “Юлдаш” радиосының яңалыклар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Бүген аның 26 ел эфирда эшләү тәҗрибәсе, дистәләгән проектлары һәм акцияләре бар. “Юлдаш” радиосы ачылганнан алып (2000 елдан) Зөһрә Арсаева туры эфирда, көндезге һәм кичке программалар алып бара.
—Мин “Журналист” позывнойлы яугир өчен дрон сатып алу башлангычы белән чыгыш ясадым. Ул—үткән елны декабрьгә кадәр телерепортер булып эшләгән тормыш иптәшем Р. Әхмәтшин. Бүген ул “Башкортстан” мотоукчылар полкында хезмәт итә. Битараф булмаган кешеләр ярдәмендә кирәкле сумманы—250 мең сум акчаны җыйдык. Дронны мин Республика Башлыгының хәрбиләр белән үзара эш итү буенча киңәшчесе Алик Камалетдиновка тапшырдым. “Журналист” полк хәрбиләре исеменнән акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, - диде Зөһрә. – Әтием Фәнил улы Арсаев журналист булды һәм мин аның юлын дәвам итәм. Үземнең һөнәремне бик яратам, радио – ул минем яшәү рәвешем. МХО темасын 2022нче елның февраленнән алып яктыртам. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка яңа премия өчен зур рәхмәт. Премиянең исеме дә, номинацияләре дә бик мөһим, чагу, объектив. Җитәкчелек безнең һөнәрне югары бәһалаганы өчен рәхмәт.