Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 14:19

Владимир Путин балаларга яңа түләүләр билгеләде

Бу пособие башка социаль түләүләргә йогынты ясамаячак. Нинди пособие турында сүз бара?

Владимир Путин балаларга яңа түләүләр билгеләде
Владимир Путин балаларга яңа түләүләр билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашканда әсирлеккә төшкән яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең балаларына айлык социаль түләүләр турындагы указга кул куйды. Әлеге документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган. «Махсус хәрби операциядә катнашкан вакытта яки террорчылыкка каршы операцияләр үткәрелә торган территорияләрдә, яисә Сирия Гарәп Республикасы территориясендә махсус бурычлар үтәгән вакытта әсирлеккә төшкән яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына Россия Федерациясе субъектында (балаларның яшәү урыны буенча) алар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә тигез булган айлык социаль түләү билгеләргә», — диелгән документта. Түләү бүлекчә командиры боерыгында күрсәтелгән, хәрби хезмәткәр әсирлеккә алынган яки хәбәрсенсез югалган датадан, әмма 2024 елның 1 декабреннән дә иртәрәк булмаган очракта биреләчәк. Әлеге пособие башка социаль түләүләргә йогынты ясамаячак.


ВТ

Фото: РИА Новости

Автор:
Читайте нас: