Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 10:00

“Теләкләр Чыршысы” акциясе нәни балтачлыларның хыялын тормышка ашыра

  Җитәкчеләр СВОда катнашкан ир-егетләрнең балаларының Яңа елда теләгән теләкләрен чынга ашыра.

“Теләкләр Чыршысы” акциясе нәни балтачлыларның хыялын тормышка ашыра
“Теләкләр Чыршысы” акциясе нәни балтачлыларның хыялын тормышка ашыра

Иске Балтач авылындагы “Белоснежка” бакчасына йөргән өч яшьлек Әдиләнең Кыш бабайдан үзе хыялланган уенчык сорап хат язды. Һәм менә, ул хыял тормышка ашты! Нәни Әдиләнең матур теләген “Россельхозбанк” бүлекчәсе управляющие Алсу Нуртдинова үтәде. Кызга җылы теләкләрен җиткереп, бүләкне баланың өенә китереп тапшырды.

Әти-әниеңнең тигез канаты астында, тыныч тормышта бәхетле гомер кичер, Әдилә! Алда тагын да зур хыял-максатларың чынга ашсын!

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: