Казан үзәгендә, Карл Маркс урамы 5 нче йорт янында капчыкка салынган ир мәете табылган.
Фаҗига шушы көннәрдә Казанның үзәгендә теркәлгән. KazanFirstка шаһитлар сөйләвенчә, иргә 60 яшьләр чамасы. Аның үзе белән документлар булмаган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
ВТ