Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 11:16

Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!

Балтачта саулык мөмкинлекләре чикләнгән һәм реабилитация үзәге филиалында тернәкләнү курсы үткән балалар һәм үсмерләр өчен Яңа ел бәйрәме үтте!

Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!

Район мәдәният сараенда саулык мөмкинлекләре чикләнгән 127 һәм реабилитацияләү филиалында саулыкларын ныгыткан 25 бала һәм үсмер өчен оештырылган искиткеч бәйрәм чарасында кыз һәм малайларның ата-аналары да катнашты.

Бәйрәмгә зур өметләр белән җыелган балалар һәм үсмерләрне, ата-аналарын район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмтова тәбрикләде һәм иң ихлас теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

 Кыш бабай, Карсылусыз нинди Яңа ел булсын инде?! Менә “ерактан, кар-бураннар арасыннан озын юллар үтеп” бәйрәмнең төп кунагы килеп җитте! Ел символы - Яшел Елан да янәшәдә!

Балалар Кыш бабайга үзләренең ничек үсеп торуларын, нинди һөнәрләр үзләштерүләрен күрсәтеп калырга ашыктылар. Берсеннән-берсе матур шигырьләр укылды, җырлар яңгырады. Балалардагы ихтыяр көче, тормышны ярату, алга өмет белән карап яшәргә омтылу тик соклану уята.

Алда сезне тыныч тормыш, бәхетле балачак, әлбәттә, саулык ягыннан ныклы алга бару көтсен, балалар!

Яңа ел иртәләрендә теләгән барлык якты хыялларыгыз алдыгызга килсен!

 

Газим Талипов фотолары

Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Саулыклар, ныклыклар алып кил, Яңа ел!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: