Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 19:59

Исерек тракторчы 3 яшьлек баланы бәрдергән

Кызганычка каршы, табиблар коткарып кала алмыйлар...

Исерек тракторчы 3 яшьлек баланы бәрдергән
Исерек тракторчы 3 яшьлек баланы бәрдергән

Коточкыч хәл Зилаер районында 24 августта булган. Сабый апасы белән бергә урамда уйнаганда аның өстеннән МТЗ-80 тракторы үтә. Хәзер сабыйны таптатып үтергән тракторчы суд алдына басачак.

"Юлдыбай авылының машина юлы буйлап барганда, тракторчы юлның уң ягына чыккан, анда өч яшьлек баланы бәрдергән, шуннан соң вакыйга урыныннан качкан", - дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Трактор белән идарә итүче ир-атның тиешле категория хокукы булмаган. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, аңарда  сулаган һаваның литрына 0,869 миллиграмм спирт булган.

Авыр җәрәхәтләр белән малайны Баймак дәваханәсенә озаталар, әмма аны коткарып кала алмыйлар. Бала янына санавиация чыга, ләкин авария вакытында алган имгәнүләр үлемечле булып чыга.

Суд ир-атны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Автор:
Читайте нас: