Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 13:46

Иң яхшы журналистлар ачыкланды

25 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгының журналистика өлкәсендәге “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Анда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Иң яхшы журналистлар ачыкланды
Иң яхшы журналистлар ачыкланды

25 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгының журналистика өлкәсендәге “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” премияләрен тапшыру тантанасы узды. Анда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Журналистлар өчен премияләр турындагы Указны республика башлыгы Радий Хәбиров узып баручы ел азагында имзалады. Чынында бу конкурс беренче тапкыр үткәрелде. Конкурста җиңүгә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган иң актуаль һәм талантлы материаллар авторлары дәгъва итә алды. 300 мең сум күләмендәге премия  дә журналистларны илһамландырган һәм дәртләндергән булса кирәк.

— Яңа ел алдыннан без сезне  беренче “Дөреслек. Җаваплылык. Каһарманлык” республика конкурсы җиңүчеләрен билгеләр өчен җыйдык.  Сезнең хезмәтегезне бик кадерлим һәм хөрмәт итәм. 30га якын журналистыбыз МХО зонасында даими рәвештә командировкаларда була,  безнең тулы бер хәрби корресондентлар пулы формалашты. Журналист өчен үз герое белән элемтә, вакыйгалар урынында шәхсән булу мөһим. Сез шартлаулар яңгыраган, пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән урыннарда эшләү өчен меңнәрчә километр юл үтәсез. Моның өчен чыннан да чын батырлык кирәк. Аның каравы, сезнең сюжетларда чынбарлык, егетләребезнең батырлыклары чагыла, – дип билгеләде Радий Фәрит улы.

Республика Башлыгы шулай ук МХОга киткән, гуманитар ярдәм җыючы, маскировка челтәрләре үрүче журналистларны билгеләп үтте. Яугирләрнең рухын аларга җиткерелгән гәзитләрнең яңа саннары да ныгыта.

– Республика массакүләм мәгълүмат чаралары объектив мәгълүматның кирәкле чыганагы булып кала бирә. Безнең басмаларның гомум тиражы 200 мең данәдән артып китә. Массакүләм мәгълүмат чаралары йогынтысы рейтингында топ-3 кә “Башинформ”, “Республика Башкортостан” нәшрият йорты сайтлары керә. Икенче ел рәттән республиканың төп телеканалы БСТ төбәк телеканаллары арасында телевизор карау өлеше буенча беренче урынны алып тора, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Журналистларның җәмгыятьне туплауга керткән өлешен билгеләп, Төбәк җитәкчесе аларга һәрвакыт ярдәм итәчәгенә вәгъдә итте һәм бүләкләр тапшыруга кереште.

Конкурска барлыгы 94 эш тапшырылган. “Дөреслек”, “Җаваплылык”, “Каһарманлык”, “Ел гамәле” һәм “Сизгер йөрәк” номинацияләрендә  дүртәр җиңүче билгеләнде. Бу  исемнәрнең күбесе республикада яшәүчеләргә яхшы билгеле.

Мәсәлән,  “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе корреспонденты Азат Садрыев, “Өмет” гәзите хәбәрчесе Язгөл Сафина, “Юлдаш” радиосы хәбәрчесе Зөһрә Арсаева һәм башкалар бар иде.

Автор:
Читайте нас: