Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 10:08

Элекке хатыны, 3 яшьлек бала һәм дәү әнисе булган өйгә ут төрткән

Көнчеллек юньлелеккә илтми шул...

Элекке хатыны, 3 яшьлек бала һәм дәү әнисе булган өйгә ут төрткән
Элекке хатыны, 3 яшьлек бала һәм дәү әнисе булган өйгә ут төрткән

Зилаер районында тулы бер гаиләне, шул исәптән кечкенә баланы үтерергә омтылган Чиләбе өлкәсе кешесе эше буенча суд процессы тәмамланды. Бу хакта республиканың Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның 11нче мартында иртә таңнан гаепләнүче исерек хәлдә үзенең элеккеге тормыш иптәшен, аның 3 яшьлек баласын һәм дәү әнисен үтерергә карар кылган. Иртәнге сәгать 5тә барысы да йоклый дип уйлап, ул өйнең тышкы ишегенә ут төртә.  Янгын чыккач, олы яшьтәге хатын (хатынның дәү әнисе) ишекне ачарга мәҗбүр була. Шул вакытта котырган ир өйгә керә. Бәхеткә, аның җинаять нияте ахырына җиткерелми: ярдәмгә күршеләре килә һәм ир өйдән чыгып кача.

Моннан тыш, хөкем ителүче үзенең элеккеге тормыш иптәшенең банк счетыннан 13 мең сумнан артык акча да урлаган. Ул Уфа аэропортында хокук сакчылары тарафыннан республикадан китәргә омтылганда тоткарланган.

Суд аны 9 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм җәзаны катгый режимлы колониядә уздыруга хөкем итте.

 

Автор:
Читайте нас: