Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2024, 11:00

Балтач районы сулыкларында боз ныклыгына һава шартлары ничек тәэсир итә?

Балтач районы сулыкларында бәкедән балык каптырырга яратучылар исегездә тотыгыз: һава температурасы  өч көн  дәвамында  0°C тан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими

Балтач районы сулыкларында боз ныклыгына  һава шартлары ничек тәэсир итә?
Балтач районы сулыкларында боз ныклыгына һава шартлары ничек тәэсир итә?

Иске Балтач. 27 декабрь - "Балтач таннары". Балтач районы сулыкларында бәкедән балык каптырырга яратучылар исегездә тотыгыз: һава температурасы  өч көн  дәвамында  0°C тан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими.

Һава температурасының үзгәрүе бозның калынлыгына йогынты ясый. У ёава шартларына бщйле калыная да, юкара да ала. Көчле җил шартларында җылылык алмашы көчәя, бу исә боз  катламының калынаюына китерә. Ләкин озакка сузылган уңай температуралар һәм турыдан-туры кояш тәэсирендә боз деградацияләнә башлый, һәм  ул юкара. Мәсәлән, Арктикада һава температурасының  күтәрелүе  бозның  ныклыгы югалуына  һәм аның киңлекләре  кыскаруга  китерә.  Кышын,  көнне җылыткан очракта,  кояш нурлары астында бозның структурасы үзгәрә, һәм ул ныклыгын югалта. Димәк, куркыныч арта дигән сүз.  Әгәр  һава температурасы  өч көн  дәвамында  0°C тан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими.

Бозның төсе дә  аның никадәр  ышанычлы булуын күрсәтә ала. Зәңгәр төстәге боз ныклы булучан. Ак төстәге бозга бик үк ышанырга ярамый.  Ә  соры һәм тонгыр төстәге боз бөтенләй ышанычсыз. Күп кенә балыкчылар куркынычсызлык чараларын санга сукмый һәм бозга чыга. Үзләре белән коткару чараларын да йөртмиләр. Бу турыдан-туры үзеңне куркыныч астына кую, дигән сүз.  

Һава шартларына һәм бозның калынлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.

Суга төшкән очракта төшенкелеккә  бирелергә ярамый. Ничек кенә булмасын,  боз өстенә  кире чыгарга тырышырга кирәк.

Автор:
Читайте нас: