Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2024, 15:16

“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”

Балтачта район Хакимияте башлыгының "Чыршы бәйрәме" үтте.

“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”
“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”

Район мәдәният сараенда узган зур чарада әтиләре, абыйлары, туганнары, бабалары МХО зонасында булган балалар, солдатларның тормыш иптәшләре, төрле дәрәҗәдәге олимпиада, конкурс, бәйге, спорт ярышларында җиңү яулап районыбызны данлаган алдынгы укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче кыз һәм малайлар катнашты. Якыннары, газиз кешеләре МХО зонасындагы 107 үсмер, бала һәм 100 отличник, активист укучы бәйрәмгә карнавал киемнәрдә һәм пөхтә итеп әзерләнеп, могзизага өметләнеп килде.

Район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗаты үзәге белгечләре әзерләгән үзенчәлекле сценарий буенча барган Яңа ел бәйрәме алдыннан балалар һәм үсмерләр фойеда төрле уеннарда катнаштылар. Аннары район Хакимияте башлыгы, хөрмәтле Илгиз Субушев, Кыш бабай, Карсылу, ел символы — Яшел Елан, Леший, Баба Яга, Карбабай, Емеля, Тучка һәм башкалар залга үтте.

Алып баручы, мәгариф бүлеге методисты Рима Сафина сүзне Илгиз Әхвәс улына бирде.

—Хөрмәтле балалар, аналар! Сезне шундый матур чарада сәламләвемә шатмын. Монда районыбызның  иң актив, лаеклы, эш сөйгән, тырыш, мәктәп, район тормышын җанлы иткән укучылары җыелган. Кадерле кешеләре МХО зонасында булган балаларга рәхмәт әйтәм һәм алларында баш иям. Якыннарыгыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар һәм Яңа елда барыгызга да саулык, барлык хыялларыгызның чынга ашуын телим! — диде. Аннары якыннары МХО зонасындагы балаларга Республика Башлыгы Радий Хәбировның бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләүләрне дәвам итеп, район Хакимияте башлыгы Бөтенрусия олимпиадаларының муниципаль этабында, спортта, балалар сәнгате мәктәбе тәрбияләнүсчеләре, балалар иҗаты үзәгендә төрле тикшеренүләр алып барган, “Яшьлек” комплексында шөгыльләнгән һәм җиңүләр яулаган кыз һәм малайларны хөрмәтләде.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова бәйрәмдә катнашучы балаларга һәм аларның аналарына дулкынландыргыч теләкләрен юллады:

—Бүгенге залга җыелган балаларның яртысы — геройларыбызның балалары. Яңа елда көтелгән җиңүнең тизрәк җитүен һәм кадерле кешеләрнең кайтуларын телибез. Алгы сызыктагы яугирләребез, солдатларыбыз безгә тыныч шартларда уку мөмкинлеге бирәләр. Яңа елда мин сезгә, укучылар, яңа җиңүләр телим. Ул җиңүләрне сез геройларыбызга, уртак җиңүебезгә багышлагыз! Җирдә тынычлык урнашсын иде! — диде. Һәм КВН уенының республика зона этабында җиңү яулаган командага, уку алдынгылары, мәктәп активистларына бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм Кыш бабай, Карсылу һәм әкият геройлары катнашлыгында дәвам итте.

Балалар иҗаты үзәгенең “Радуга талантов” берләшмәсе ансамбле (җитәкчесе Камилә Халикова) хоры, “Агидель — Звёздочки” эстетикалы гимнастика төркеме кызларының (тренеры Наталья Гөбәйдуллина, хореографы Раушания Хәсәнова) чыгышлары һәм башка чагу номерлар бәйрәмгә кабатланмас бизәк өстәде. Яңа дәрт, көч алып таралышты балалар һәм үсмерләр Чыршы бәйрәменнән. Инде көткән могҗизаларның чынга ашуын телик!

 

Көннең икенче яртысында район мәдәният сараенда саулык мөмкинлекләре чикләнгән 127 һәм реабилитацияләү филиалында саулыкларын ныгыткан 25 бала һәм үсмер өчен дә зур Чыршы бәйрәме үтте.        

 

“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”
“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”
“Яңа ел көтелгән Җиңү алып килсен!”
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: