“Балтач таңнары” гәзитенең баш мөхәррире Рөстәм Вәлиев та "Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия хәйрия акциясенә кушылды.
Рөстәм Вәлиев чыршыдан алган шарда теләк Иске Балтач авылыннан “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Рүзиләнеке булып чыкты. Могҗизалы бәйрәм алдыннан кызның теләге тормышка ашты — яңа заманча курчаклы булды.
Рөстәм Мәүләви улы үзе генә түгел, Кыш бабай белән Карсылуны да ияртеп килгән.
–Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша, тик чын күңелдән теләргә һәм ышанырга кирәк! Якынлашып килүче Яңа ел белән! - ди Рүзиләнең хыялын тормышка ашыручы.
Яңа ел могҗизалары дәвам итә...