Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2024, 12:15

“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды

Яңа ел могҗизаларына электән ышанган Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укучысының үтенечен "Кыш бабай" канәгатьләндерде.

“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды
“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды

Ел саен районда узган “Теләкләр Чыршысы”на мәктәпнең 7 б класс укучысы Вадим Маликов “Мульти-медиа үзәге” сорап хат язган иде. Ул хат Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “Танып” санаторие директоры Кашшаф Ямалетдиновка төште. Үсмернең теләген Кашшаф Сәйфитович зур теләк белән үтәде.

Бүген, 26 декабрь көнне депутатның райондагы ярдәмчесе Вадим Галләмов бүләкне мәктәпкә китереп үсмергә тапшырды.

—Алдагы тормышыңда сиңа ныклы саулык, укуыңда тик уңышлар, бәхетләр, барлык хыялларыңның тормышка ашуын телим! — диде Вадим Хәбибрахман улы.

“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды
“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды
“Теләкләр Чыршысы” үсмер балтачлының сөенечен арттырды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: