Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2024, 12:16

Көмьязыда — Яңа ел тамашасы

Көмьязы  авылының  “Колобок” балалар  бакчасында нәниләр өчен Яңа ел тамашасы оештырылды.

Көмьязыда — Яңа ел тамашасы
Көмьязыда — Яңа ел тамашасы

 Балалар Яңа ел бәйрәмен көтеп алалар. Бу юлы да алар  алдан ук гөр килеп әзерләнделәр. Җырлар, биюләр, шигырьләр ятладылар. Әти-әниләр белән берлектә бүлмә бизәделәр.

 Ата-аналар тамашада да актив катнаштылар. Төп рольләрне алар башкарды. Кыш бабай — Альбина Ахтариева,  Карсылу—  Светлана Галләмова,  Кар бабай  —Эльвина Нигамәтуллина, Метелица — Ралия Садыковалар образларга  оста керделәр. Чараны Гөлнур Башарова  алып барды.

Балалар төрле уеннарда актив катнаштылар. Аларга бәйрәм нык ошады.  Шушы бәйрәмне оештыручылар Сания Усман кызына, Зөбәрҗәт Шәмселбаян кызына, Альбина Рәфис кызыга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

 Аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.  

  Барлык ата-аналар исеменнән Гөлнур Башарова.

Көмьязыда — Яңа ел тамашасы
Көмьязыда — Яңа ел тамашасы
Автор:
Читайте нас: