Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2024, 11:42

Башкортстанда спортка игътибар зурдан

Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов 2024 ел спорт тормышы өчен бик уңышлы булуын ассызыклады.

Башкортстанда спортка игътибар зурдан
Башкортстанда спортка игътибар зурдан

2024 елгы Милли спорт премиясе йомгаклары буенча Башкортстан ― Русиянең иң яхшы өч спорт төбәге исәбенә, ә Семен Елистратов илнең иң яхшы өч спортчысы исемлегенә керде.Русиянең спортны үстерү буенча иң яхшы төбәге дип Башкортстанның танылуы – барыбыз өчен дә зур шатлык.

Әлеге шатлыклы яңалык белән бүлешеп, республиканың спорт министры Руслан Хәбибов 2024 елга йомгак ясаганда, агымдагы елның Башкортстанның спорт тормышы өчен бик уңышлы булуын, Милли спорт премиясенең физик культура һәм спорт өлкәсендә иң абруйлы награда булуын билгеләде: “Спортчыларның, тренерларның һәм спорт өлкәсендәге белгечләрнең профессиональ эшчәнлеген дәртләндерүгә юнәлтелгән Милли спорт премиясе Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2010 елда булдырылган.Бу премиядә төбәктә үтә торган ярышлар, катнашучылар һәм ирешкәннәрнең саны, финанслау күләме бәһалана.Шулай ук спорт чараларын пропагандалауның нәтиҗәле зур роль уйный.2014 елгы Олимпия уеннарының чемпионы, 2018 һәм 2022 елгы Олимпия уеннарының бронза призеры, күп тапкыр Русия һәм дөнья чемпионы Семен Елистратов Милли спорт премиясенең "Русия горурлыгы: ел спортчысы" номинациясе финалисты булды һәм Русиянең иң көчле спортчылары исәпкә инде. Уфа егете бу югары исемгә чын –чынлап лаек.Башкортстаныбызны данлаган спортчының һәр уңышы артында - аның ныкышмалылыгы, тырышлыгы, фидакарьлеге.Алда да Семен Елистратов кебек җитез, сәләтле балаларны үстерү, өлкәннәрнең саулыгын ныгыту максатында республикада физкультура, спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен шарт булдырыла, яңа объектлар төзелә, дистәләрчә, йөзләрчә спорт чаралары үткәрелә.

 "Демография" милли проектының "Спорт – тормыш нормасы" һәм "Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)" федераль проектлары буенча Уфада өч зур спорт объекты: бассейн, ябык футбол манежы һәм ишкәкле слалом өчен комплексның беренче чираты төзелде. Моннан тыш, Хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын булдыру өчен 56 спорт мәйданчыгы, ике ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы булдырылды, спортчылар әзерләү белән шөгыльләнгән оешмалар үз эшчәнлеген финанслауга 402,7 миллион сумнан күчү субсидия алды.

 Башкортстан Башлыгы инициативасы буенча 2020 елда булдырылган "Авыл тренеры", "Шәһәр тренеры" программаларын тормышка ашыруны дәвам итәбез.Аның нигезендә тренерлар түләүләр ала.

2023 елда Уфада Өлфәт Мостафин исемендәге Спорт әзерлеге үзәге ачылды. Үзәктә "бәхетле сәгать" оештырылган – һәр кем ни бары 100 сум түләп, бассейнда йөзә ала. Шушындый тәҗрибәне без бөтен республикага таратачакбыз. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, зур спорт ярышлары халыкны, бигрәк тә балаларны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә.

  Бүгенге көндә Башкортстанда 13 363 гамәлдәге спорт объекты, 68 ГТО тестлау үзәге, физкультура һәм спорт өлкәсендә 70 бүлем бар.Уфаның 450 еллыгына тагын өч зур спорт объекты - Көрәш сарае, ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы һәм Фехтование үзәге төзелде.

Республикада халыкның 58,2 проценты спорт белән шөгыльләнә, бу яхшы күрсәткеч. Киләчәктә спорт белән шөгыльләнү өчен махсус урыннар төзеләчәк.  Руслан Хәбибов Башкортстан Спорт министрлыгының 2025 елга планнары белән дә уртаклашты:

 2025 ел Башкортстан Башлыгы тарафыннан Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде.Һәм безнең бурычыбыз - махсус хәрби операциядан кайткан яугирларыбыз спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.Спорт инфраструктурасын үстерүне һәм булган объектларны яңартуны дәвам итәчәкбез. Бу спортны популярлаштыруга һәм төбәккә туристларны җәлеп итүгә булышлык итәчәк.Руслан Таһир улы спортчыларга социаль ярдәм арттырылачагын да билгеләп, спорт ветераннарына һәм яшь спортчыларга матди ярдәм программалары яңадан каралачак, тине.

 Башкортстан - күренекле спортчыларга гына түгел, аларның тренерларына да ярдәм иткән сирәк төбәкләрнең берсе”, ―дип узып барган вакыйгаларга йомгак ясады спорт министры.

 Балтач районы Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев:

—Безнең районда да спортка игътибар зурдан. Кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр спорт белән дуслар. Спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар булдырылган. Быел “Яшьлек” физкультура –савыктыру комплексы заманча автобуслы булды. Район спортчылары уңайлы автобуста ярышларга тулы составта йөри,  чөнки ул 17 урынга исәпләнгән. ГТО нормативларын өлкән яшьтәге тапшыручыларга матди дәртләндерү чарасы каралган. 2023нче елда гомум 200 мең сум булса, быел аның күләме тагын да артты. ГТО нормативларын ачык һава астында тапшыру өчен махсус мәйданчык урнаштырылды. “Авыл тренеры” программасы чикләрендә балтачлылар да матди ярдәм алуга иреште.

 Матур күрсәткечләргә ирештек. Эшебезне күрәләр, мондый караш тагын да дәртләнебрәк эшләргә этәргеч бирә.   

Автор:
Читайте нас: