Уфа. 26 декабрь - "Балтач таннары". 2024 елда Башкортстанда барлыгы 56 гектарда чүплекләр бетерелү нәтиҗәсендә, 468 мең кешенең көнкүреш шартлары яхшырган. Экологик халәтне яхшырту максатлары өчен федераль бюджеттан - 1,5 миллиард, республика бюджетыннан 500 миллион сум күләмендә акча юнәлтелгән.
Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министры каты көнкүреш калдыклары һәм һаваны пычрату проблемаларын хәл итү турында сөйләде Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов БСТ телеканалындагы «Интервью» тапшыруында ел нәтиҗәләрен барлады.
Ведомство башлыгы сүзне төбәктә «Экология»милли проектының алты еллык циклы тәмамлануыннан башлады.Аныңкысаларындареспублика федераль өч проекта катнашты. Ул да булса каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы, шәһәрләрдәге чүплекләрне бетерү, уникаль су объектларын саклап калу.Сибай, Баймак, Стәрлетамак, Күмертау, Дәүләкән, Благовещенск шәһәрләрендәге барлыгы алты чүплекне роекультвацияләү эшләре төгәлләнде. Нәтиҗәдә, барлыгы 56 гектарда чүплекләр бетерелү сәбәпле, 468меңкешенең көнкүреш шартлары яхшырган. Максатларны тормышка ашыруга федераль бюджеттан - 1,5миллиард, республика бюджетыннан 500 миллион сум күләмендә акча юнәлтелде.
Каты көнкүреш калдыклары беләнэш итүнең комплекслысистемасынакилгәндә, контейнерлар һәм мәйданчыклар саны дүрт тапкырга арткан .
- диде Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Аннан соң табигатьтән файдалану һәм экология министрытөбәктә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү проблемасын хәл итү турында җентекләбрәк сөйләде.Ведомствобашлыгыбиш ел эчендә регоператорлар белән хезмәттәшлекнең эшкә сәләтле схемасы төгәлләнде дип исәпли.«Эко-Сити» белән килешү 10 елга төзелгән.Нияз Фазылов регоператор эшендә өзеклекләр булмас, дип белдерә. Республикада көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен уртача түләү бәясе бер кешегә 100-104сумтәшкил итә.Башкортстандаинвесторлархисабына чүп-чарны сортларга аеру билгеләнешендәге 13 комплекс төзелде. Шулай ук ике полигон файдалануга тапшырылган. Бүгенведомство карамагында эре алты объект эшли. "Хәзер калдыкларны аерым җыюга, заманча чүп-чар эшкәртү комплекслары төзүгә, калдыкларны утильләштерүгә күчәргәкирәк. Республикада миллион тоннага якын калдыкхасил була, шуның 94 проценты полигоннарга китә.Бурыч бу күрсәткечне 50 процентка калдыру", - дип өстәде министр.
Туры эфирда төбәктәге һава сыйфатытемасында читләтепүтмәделәр.Интервьюер билгеләп үткәнчә, шәһәрләр халкы узып барган елда еш кына һавада сасы ис килүенә борчылу белдергән, ә экспертлар атмосферада ПДК артуын билгеләп үткән.Нияз Фазылов Башкортстанда һавану чистарту өчен нинди чаралар күреләчәген аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, республика 2027 елда мониторинг системасына күчә.
- дип йомгаклады ведомство башлыгы.
Министрлык эшенә Дәүләт Думасы депутаты, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты әгъзасы Зариф Байгускаров бәя бирде.Ул Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә, чөнки Радий Хәбиров кушуы буенча республикада милли проектларны гамәлгә ашыруны күзәтә.ЗарифБайгускаровчүплекләр мәсьәләсендә аерым уңышларга ирешелде, дип саный.
– дип шәрехләде әңгәмәдәш.
Моннан тыш, Башкортстан табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы файдалы казылмалар чыгару ситуациясен төзәтүдә зур өлеш кертте, дип белдерә Зариф Байгускаров. Дәүләт Думасы депутаты җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия составына керә һәм шуңа күрә вәзгыять турында тулысынча хәбәрдар. "Тагын бер мөһим юнәлеш. Республикада җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Радий Хәбиров карары буенча төзелгән ведомствоара комиссия эшли. Комиссия бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Комиссия ярдәмендә без килешә алдык һәм 2030 елга кадәр Урал аръягында алтын чыгаруга лицензияләр бирүне туктатып тора алдык", - дип өстәде эксперт. Зариф Байгускаров әйтүенчә, аңа Башкортстан башлыгы тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану җирләрен этаплап рекультивацияләү мөмкинлеген эшләү йөкләнгән. Хәзер әлеге мәсьәлә федераль хакимиятләр белән дә хәл итү этабында тора. Перспективада закон проекты барлыкка килергә мөмкин, аның нигезендә, рекультивацияне җир асты байлыкларыннан файдаланучылар үз исәпләренә башкарырга тиеш була. Ниһаять, Дәүләт Думасы депутаты чиста һава өчен көрәштә төбәк ведомствосының өлешен билгеләп үтте. Экология министрлыгы «Чиста һава» проекты буенча кирәкле документлар әзерләде. Шуның аркасында Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләрен һавага пычрак калдыклар чыгаруны киметү программасына керткәннәр. Ведомство нәтиҗәле эшли: югарыда телгә алынган шәһәрләрдә мониторинг станцияләре барлыкка килде. Үлчәүләр тәүлек саен үткәрелә, һавада увлдыклар микъдаре рөхсәт ителгәннән артып киткән очракта чаралар күрелә", - дип йомгаклады Зариф Байгускаров.
Надир Солтанов – Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министлыгы Нефтекама төбәк комитетының әйдәүче белгече.
Перевод с русского из Горобзор.ру.