Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2024, 08:05

Нәзифә Кадыйрова — Габдрахман Кадыйровның өченче хатыны

Аның башыннан ниләр үткәнен белә идегезме?

Нәзифә Кадыйрова — Габдрахман Кадыйровның өченче хатыны
Нәзифә Кадыйрова — Габдрахман Кадыйровның өченче хатыны

Башкортстанның халык, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, бик чибәр ханым Нәзифә Кадыйрова яше олыгаеп барса, күп югалтулар кичерсә дә, бүген дә гаҗәеп сөйкемле.

Нәзифә апаның язмышы бик гыйбрәтле. 32 ел каенана белән яшәгән, ирен, бердәнбер баласын югалткан, әмма бирешмәгән. Бозда мотоузыш буенча беренче дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйровның көчле рухлы хатыны ул!

— Габдрахман миннән 13 яшькә олы. Без танышканда, ул инде данлыклы кеше иде. Минем дә танылган чакларым. Ул мине телевизордан “Каз өмәсе” тапшыруында күреп гашыйк булган. 23 яшемдә аңа кияүгә чыктым. Мин — аның өченче хатыны. Әнисенең бердәнбер улы. Шуңа күрә өйләнешүгә, барыбыз бергә яши башладык. Габдрахманның спортта алган җәрәхәтләре күп иде. 16 ел гына яшәп калдык. Баш миенә кан савып, 52 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Ул үлгәч, каенанам Гасимәне 16 ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Шул ук елны үз әниемне, бердәнбер кызым Гүзәлне җирләдем. Пневмониядән үлгән кызымның 4 һәм 6 яшьлек ике баласы ятим калды. 6 елдан кияү дә мәңгегә күзләрен йомды. Оныкларны тәрбиягә үземә алдым. Туган авылымда да яшәп тордык. Оныклар (Данилга — 21, Лизага 19 яшь) бүген дә миндә көн итә. Нишлисең, язмышыма шулай язылган. Ә мин тәкъдиргә ышанам, аннан качып булмый. Сынауларны лаеклы үтә белү мөһим. Кайгыны уйламаска, гел сөйләмәскә, бирешмәскә, көчле булырга кирәк. Хәсрәтем зур дип, беркайчан да хәмергә үрелмәдем. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорадым. Күңелемне тынычландырыр өчен догалар укыдым.

ИМ

Автор:
Читайте нас: