Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2024, 07:05

Катарактаның беренче билгеләрен беләсезме?

Табиб шул турыда кисәткән.

Катарактаның беренче билгеләрен беләсезме?
Катарактаның беренче билгеләрен беләсезме?

Катаракта ешрак өлкән яшьтәге кешеләргә хас, әмма яшьләрдә дә очрарга мөмкин. Табиб-офтальмолог Армине Геворкян «Лента.ру» интернет-басмасына әлеге авыруның беренче билгеләрен санаган. Катаракта – күз ясмыгы тоныкланганда күзәтелә торган авыру. Катаракта әкрен үсеш ала, шуңа күрә күпләр күзләрдәге үзгәрешне сизмәскә дә мөмкин. Авыру процессын дөрес сайланган дәвалау курсы ярдәмендә акрынайтырга мөмкин. Катаракта күзәтелгән очракта, кеше сурәтләрне тонык күрә башлый, күзләр камаша, күз алдында томан һәм төсле түгәрәкләр барлыкка килә. Авыру билгеләренә шулай ук яктылыктан уңайсызлык кичерү, вак эш эшләгәндә кыенлыклар белән очрашу һәм тәүлекнең караңгы вакытында күз күреме начарлану да керә.


ВТ

Автор:
Читайте нас: