Ризван Хәкимов – татар-башкорт эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын тапкан, үз җырчылары булган танылган композитор, автор-башкаручы.
Ул – тыйнаклыгы, әдәплелеге, сабырлыгы, үзгә моңы, берсеннән-берсе матур һәм моңлы җырлары белән миллионлаган күңелләрне әсир иткән шәхес, дип яза “Кызыт таң” гәзите үзенең сайтында.
Ризван Галимҗан улы 1954 елның 26 декабрендә Дүртөйле районының Исмаел авылында туган. Балачактан ук җыр-моңга тартыла, баянда уйнарга өйрәнә.
Булачак тормыш юлдашы Нәфисә дә шул ук районның Баргызбаш авылында туып-үсә. Язмыш аларны Нәфисә Уфадагы музыка-педагогия училищесын тәмамлап, Исмаелга эшкә кайткач очраштыра. Яшь, чибәр, сәләтле егет белән кыз бер-берсен күргәч тә гашыйк булалар һәм ике елдан өйләнешәләр. Озакламый кызлары Илнара белән Альбина дөньяга килә.
Зур сәхнәгә чыгу, сәнгатькә якынрак булу теләге белән гаилә 1982 елда Уфага күченә. Хәкимовлар икесе дә Башкорт дәүләт университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Максатчан яшьләр укый да, эшли дә, иҗат белән дә шөгыльләнә...
– Җырларымны халык бик тиз яратып кабул итә. Шуңа күрә дә мин халкыма рәхмәтлемен. Җырларымны халык яраткан җырчылар башкаруы белән дә мин бәхетле. Иҗатым хәзер дә дәвам итә, җырлар язылып тора, – диде Ризван абый.
Ризван абый быелгы юбилеен концертларга әзерләнеп каршы ала.