Ул үзенең хикәясен Россия хәрбиләренең батырлыклары, шулай ук армиядә хезмәт итү зарурлыгы, Ватанга мәхәббәт, Ватан алдындагы хезмәт бурычын үтәү турында башлады. Тамашачылар зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа сораулар бирделәр. Шуның белән бергә чара тематик җырлар белән үрелеп барды.
“Очрашу дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды.Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Без беләбез, чын геройлар янәшә яшиләр, батырлык, батырлык, Ватанга мәхәббәт – ул чын кешенең сыйфатлары”, - дип яздылар Мата авыл клубының Бәйләнештә ге битендә.