Әлшәй районы Раевка авылында яшәүче слесарь, канализация чокырына төшеп, һәлак булган.
Башкортстанның хезмәт инспекциясендә хәбәр итүләренчә, фаҗига 20нче декабрьдә теркәлгән.
37 яшьлек белгечнең Раевка “Агротехснаб” оешмасында матди-техник тәэмин итү бүлегендә эшләве билгеле. Фаҗигале вакыйга алдыннан ул авария-торгызу эшләре белән мәшгуль булган.
Хәзерге вакытта фаҗигале вакыйганың сәбәпләре ачыклана.