Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2024, 19:25

Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

Бүген, район Хакимиятендә, Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитетының Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның VI съезды йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде
Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

Бүген, район Хакимиятендә, Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитетының Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның VI съезды йомгаклары буенча киңәйтелгән утырыш узды.

2024нче елның 22нче маенда Балтач районы башкортлары Корылтаеның чираттагы җыелышында VI Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның съезды үтәчәге турында һәм анда катнашу өчен делегатлар сайланган иде. Милләтебез өчен мөһим чара 12—14нче декабрьдә “Торатау” конгресс-холында үтеп тә китте. Хәзер инде шушы съездның нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышка җыелды балтачлылар.

Биредәге чарада Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, философия фәннәре кандидаты, Джучи Улус фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Рәфил Асылгуҗин, район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Эльмар Галимҗанов кебек мәртәбәле кунаклар катнашты.

Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов  үз чыгышында "2021-2031нчы елларда башкорт халкының үсеш стратегиясе" концепциясе турында сөйләп үтте.

—Бу документ—киләчәктә этносның тотрыклы һәм уңышлы үсешен тәэмин итү өчен заманча максатлар, бурычлар, принциплар, юнәлешләр комплексы. Аның төп максаты—дәүләт мәнфәгатьләрен, гомумкешелек өстенлекләрен, халыкның этномәдәни үзенчәлеген саклап калу, гражданнарның конституцион хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү.  Безнең Стратегиянең аермасы шунда: без аңа чаралар планы проектын кабул иттек, ул идеологик йөкләмәләрне, стратегик күзаллауны конкретлаштырачак һәм теге яки бу чараларны дәүләт программаларына кертү, әлеге проектлар белән федераль һәм региональ характердагы грант конкурсларында катнашу өчен нигез булып торачак. Ягъни, бу башкорт халкының барлык өлкәләрдә үсеше буенча комплекслы эш алып бару өчен нигез. Әлеге көндә бу стратегия бик уңышлы эшләп килә. Аның кысаларында барлык районнарда да, шул исәптән Балтач районында да, бихисап чаралар үткәрелеп тора. Ары таба да бу эш шундый югары дәрәҗәдә дәвам итәр, дигән ышанычта калабыз, - дип ассызыклады Юлдаш Мөхәммәт улы һәм стратегиянең барлык юнәлешләре  һәм аларның нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләп үтте.

Стратегик планлаштыру 2030нчы елга кадәр исәпләнә. Ул озайлы максатларны һәм бурычларны күздә тота. Алар нигезендә тактик программалар һәм планнар эшләнә, аларны гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла, шул исәптән норматив-хокукый документларга үзгәрешләр кертелә. 

Районда соңгы елларда башкорт телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән башкарылган эшләр турында Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова сөйләп үтте үз чыгышында.

— Район башкортлары Rорылтае башкарма комитетының төп бурычлары булып башкорт телен саклау һәм ары таба үстерү, районда яшәгән башкортларның социаль-икътисади хәлен, рухи-мәдәни тормышын яхшырту, дуслыкны һәм милләтара татулыкны ныгыту эшләре исәпләнә. Корылтай әгъзаларының һәрбересе башкорт телен, тарихын, мәдәниятен, милли спорт төрләрен үстерүгә зур өлеш кертә, бар күңелен биреп нәтиҗәле һәм уңышлы эшләп килә. Районда үткән һәр чара урындагы Корылтайның социаль челтәрләрендә яктыртылып бара,—дип ассызыклады Гөлфия Зыязетдин кызы башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясап.

Ары таба Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның VI съездындагы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның чыгышы турында фикер алышу булды.

—Радий Фәрит улы үз чыгышында республикада милләтара мөнәсәбәтләр үсеше турында сөйләде һәм төбәкнең социаль сәясәте өстенлекләрен билгеләде. Республика Башлыгы билгеләвенчә, төбәктә милли хореография үсешенә актив ярдәм ителә. Шул уңайдан милли бию көнен атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көнендә – 21нче октябрьдә булдырырга кирәк дип хәбәр итте. Димәк, безне алда янә бер чагу бәйрәм – милли бию көне көтә,—диде Гөлфия Шәисламова.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов VI Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның җыенында кабул ителгән резолюция белән таныштырып үтте.

Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты әгъзасы Гөлназ Галләмова район делегациясенең VI Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның съездында катнашуы турында сөйләп үтте.

—Безнең районнан катнашкан делегатлар мәдәният, тарих секциясе эшендә катнашып, анда милләт өчен актуальбулган проблемалар турында сөйләшеп, эшлекле тәкъдимнәр кертте һәм төрле юнәлештә фикер туплады. Корылтайның пленар өлешендә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улының чыгышын барысы да бик кызыксынып тыңлады. Тирән эчтәлекле, төпле чыгыш булды. Үткән биш еллык буенча нәтиҗәләр ясалды, киләчәккә максатлар куелды,—дип ассызыклап үтте Гөлназ Әхтәм кызы.

Философия фәннәре кандидаты, Джучи Улус фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Рәфил Асылгуҗин “Башкортстан халыклары атласы” китабы белән таныштырып үтте. Атлас өстендә эшләгәндә китапка кергән мәгълүматларның документаль расланган булуына аерым игътибар бирелде, дип билгеләде Рәфил Рифкать улы һәм үзәк китапханәләр системасы директоры Әлфидә Муллагалиевага әлеге китапны бүләк итте.

—Көн тәртибенә куелган барлык сораулар да ачыкланды. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, район, республика  мәнфәгате өчен башкарылган эшләрегездә зур уңышлар телибез,—дип тәмамлады киңәйтелгән утырышны Балтач районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлфия Шәисламова Бөтендөнья башкортлары Корылтае гимны - “Урал” моңы астында.
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: