Иске Балтач. 23 декабрь - "Балтач таннары". Узган уку елында Балтач районы район мәктәпләреннән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында 427 укучы катнашкан. Шуларның сиксән тугызы бәйгенең муниципаль һәм төбәк этапларында җиңүгә ирешкән. Бүген, 23 декабрь көнне “Балтач районы киләчәге“ Сәләтле балалар форумы узды.
Яңа ел алдыннан Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасын оештыру традициягә кергән. Узган уку елына тулы йомгак ясау, алдагы фән олимпиадаларына укучыларны дәртләндереп җибәрү чарасы да ул.
- Бүген шушы зал йолдызларның кырлары берсеннән-берсе яктырак нурлар белән балкый. Чөнки бирегә иң сәләтле балалар җыелган,- диде тантананы алып баручылар, әлеге уңышлар укучыларга тагын да дәрт өстәсен дигән теләкләрне җиткереп.
“Балтач районы киләчәге“ Сәләтле балалар форумы районның барлык мәктәпләреннән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны талантлы укучыларны тантанага җыйды. Биредә укучыларын әзерләүгә күңелләрен һәм белемнәрен салган укытучыларга да хөрмәт күрсәтелде.
- Хөрмәтле балалар! Районыбыз, республикабыз киләчәге сезнең кебек сәләтле балалардан тора. Сезнең уңышларыгыз туган төбәгебез көчле булачагына өмет уята. Без сездән югарырак дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә җиңүләр көтәбез,- диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тантанада сәләтле балаларны сәламләп.
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларында укчылары җиңүче һәм призер булган бер төркем укытучылар район хакимияте башлыгы кулларыннан Мактау грамоталары алды.
Әлеге уңышлар укучыларның фән белән мавыгу, тырышлык һәм белемгә омтылу дәрәҗәсе никадәр югары булуын күрсәтә. Укучыларның бөтенроссия олимпиадасы-ул ярыш кына түгел, ә балаларда үз-үзләренә ышаныч һәм югарылыкка омтылыш формалаштыра торган җитди сынау. Югары технологияләр гасыры хәзерге кешедән база белемнәрен генә түгел, ә үз-үзен даими үстерүне дә таләп итә. Олимпиадада катнашу укучылар өчен генә түгел, югары профессионализм һәм тәҗрибә ярдәмендә үз укучыларын уңыш юлына юнәлтә алган укытучылар өчен дә мөһим казаныш.
Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Ифира Зиятдинова билгеләвенчә, узган уку елында район мәктәпләреннән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында 427 укучы катнашкан. Бу барлык укучыларны 35 проценты. Угзан уку елы нәтиҗәләре белән чагыштырганда, катнашучылар саны 150 укучыга арткан. Сиксн тугыз укучы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларында җиңү яулаган. Бусы узган уку елындагыда унҗидегә артык. Иң югары нәтиҗә Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендә. Бу уку йортыннан 31 укучы җиңүче статусына ия булган. Шулай ук Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбеннән егерме укучы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этаплары җиңүчесе. Әлеге уку елында район буенча рус теленнән- ике укучы, биологиядән - өч, тарих фәненнән бер укучы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабына чыккан.
-Быел олимпиаданың муниципаль этабыннан төшеп калдым дип кул селтәргә ярамый. Алда мин булдыра алам, дигән максат, ихтыяр көче югары булырга тиеш,- диде Ифрира Зиатдинова, әлеге уку елында җиңүчеләр тагын да күп булуын теләп. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларында җиңүче барлык укучыларга район мәгариф бүлегенең мактау грамоталарын тапшырды.
Интеллектуаль ярышлар укучыларның мәктәп тормышында мөһим этап булып, аларга халык хуҗалыгы тармаклары өчен белемле һөнәр ияләре булып үсәргә булышлык итсен!