Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2024, 16:11

Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган

Аларның яшәгән тораклары “акыллы йорт” системасы белән җиһазландырыла.

Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган

  “Ватанны саклаучылар” фонды Башкортстанда инвалидлык алган СВО ветераннары өчен торакны җайлаштыра башлады. Аларга махсус караватлар, күтәргечләр урнаштыралар һәм фатирларны, йортларны “акыллы йорт” системасы белән җиһазлыйлар.

Бу уңайдан Иске Балтач авылында яшәүче, мобилизацияләнеп алгы сызыкта хезмәт иткән, ут белән ярдәм итү взводының отделение командиры булган Ильмер Фәрраховның йортында махсус комиссия эшләде. Уфа шәһәреннән килгән комиссия составында "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының инвалидлар белән эшләү секторы социаль координаторы Эльмира Рәшит кызы Егорова,  "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү Башкортстан республика үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Ирек Айрат улы Зарипов, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан Республика оешмасы рәисе урынбасары Вячеслав Александрович Миних бар иде.  

Белгечләр әйтүенчә, ветераннарның өйләрендә күп кенә заманча автомат җайланмалар: идарә үзәге, колонка, сүндергечләр, розеткалар һәм цокольләр барлыкка килә. Комплектта розеткалар һәм сүндергечләр, температура һәм дымлылык датчиклары, шууга каршы келәмнәр, пандуслар, күчмә юынгычлар, күпфункцияле караватлар, борылмалы көзгеләр һәм башкалар бар. Барысын да санап бетереп булмый. Солдатлар робот-пылесос, шулай ук ашарга әзерләү һәм кабул итү өчен җайланмаларга рәхмәтлеләр. “Акыллы йорт” системасы көнкүрешне җиңеләйтә һәм СВО ветераннарының тормышын уңайлырак итә.

Махсус хәрби операциядә катнашкан инвалидлар өчен торакны җайлаштыру программасы Мәскәү өлкәсеннән башланган. Башкортстан Республикасы программаны үзләштергән һәм гамәлгә кертә башлаган төбәкләр исәбендә. Программа терәк-хәрәкәт функцияләре, күрү, ишетү һәм башка проблемалары булган СВО солдатлары өчен каралган. Анда катнашу өчен СВО ветераннары документлар комплекты белән фондның яшәү урыны буенча филиалына гариза бирә алалар. Исемлек буенча документларны җыярга аларга социаль координатор ярдәм итәчәк. Ике бала атасы Ильмер Ферзат улы Фәррахов снаряд ярчыгы эләгеп уң аягының тез асты өлешен югалтып кайтты. Әлеге вакытта протез ярдәмендә хәрәкәтләнә.

Балтач районы буенча Фондның социаль координаторлары булып Гүзәл Бухина һәм Гөлшат Нуркаева эшли. 

 Эльмира Рәшит кызы белдерүенчә, республикада СВО инвалидларының гомум саны 203 кешегә тиң. Шуларның 60тан артыгының торак урыны тикшерелгән, 8 бина адаптацияләү процессында җайлаштырылган, 4 бина адаптацияләү процессында, калганнары эшкә алынган (карала).  

СВО ветеранының шәхси йортындагы мөмкинлекләр белән танышуда Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Рифат Сафин катнаштылар.

Илгиз Әхвәс улы әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында 265 балтачлы катнаша. Аларның гаиләләре, үзләре турында мөмкин булган хәстәрлек күрелә. Бу яклап Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме тоемлы.

 “Акыллы йорт” өч этапта башкарыла. Ильмер Фәррахов яшәгән йортның капка, ишекләренең киңлеге үлчәнде, ветеранның көнкүрешендә кирәкле башка уңайлыклар барланды. Артабан документларга кул куелып Мәскәүгә, үзәк аппаратка юлланачак. Һәм өченче этапта җайланмалар йортка китереп урнаштырылачак. Әлбәттә, бу эшләр барысы да бушлай башкарыла.

Ильмер Ферзәт улы тынгысыз җан. Үз акчасына МТЗ-81,1 (“Беларус”) тракторы сатып алган. Протез аяк ярдәмендә аңа үзе идарә итә.

Ирек Айрат улы әңгәмә, очрашу барышында СВО ветераннарының “Фермер мәктәбе” программасында катнаша алу мөмкинлеге турында да аңлатты. Һәм Ильмер Фәрраховны анда катнашырга чакырды. Программа СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына агросәнәгать өлкәсендә үз бизнесларын башлап җибәрергә яки үстерергә ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Вячеслав Александрович “акыллы йорт” системасы буенча Фәрраховка нинди уңайлыклар кирәклеген текемләп сорашып язып алды. Һәм өч айдан алып ярты ел эчендә бу уңайлыкларның китереп урнаштырылачагын аңлатты.

Эльза һәм Ильмер Фәрраховлар яшәү дәртен сүндерми, тормышны бизәп, баетып яшәргә омтылган гаилә. Радмир, Әмир исемле ике ул үстерәләр. Радмир — бишенче, Әмир алтынчы сыйныфта укый. Радмир Тайланд боксы белән шөгыльләнә, Әмир биюне үз итә. Әти-әниләрен уңышлары белән сөендерәләр.

Язмышларны узып булмый, диләр. Бу канкоеш Ильмер Фәррахов кебек каһарманнарны бик нык сынады. Әмма сындыра алмады. Яшәү көчен бер ни дә сүндерә алмый. Үзен зурлап яшәгән гаиләсе, җан атып торган туганнары бар. Район, республика җитәкчелеге мохтаҗлыгы белән кызыксынып тора һәм һәр яклап ярдәм кулы сузарга әзер. Ватаныбыз иминлеге, иртәгәсе көнебезнең тынычлыгы хакына үз-үзен аямаган якташларыбызның батырлыгы, хезмәте лаеклы бәһалана.  

Гүзәл Бухина, Лилия Хөсәинова һәм автор фотолары

Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Балтачта инвалидлык алган СВО ветераннары хәстәрлек белән чолганган
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: