Яңа ел бәйрәмнәренә дә санаулы көннәр калды. Балалар да, өлкәннәр дә аны көтеп ала. Чөнки һәр кеше туасы елга бары тик яхшы өметләр баглый. Яңа елны каршылаган мизгелләрдә күпчелек кеше күтәренке кәефтә була. Сер түгел, бәйрәм уңаеннан күпләр спиртлы эчемлекләр куллана. Күпләрдә уяулык, саклык чаралары югала. Бала-чагалар петердалар шартлата, бенгаль утлары яндыра. Шул чорда саксызлык нәтиҗәсендә янгыннар очраклары бермә бер арта.
Агымдагы елда безнең республикада 9025 янгын очрагы теркәлгән, янгыннарда 208 кеше һәлак булган, шул исәптән 13 бала янып үлгән, 232 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Электр чыбыкларының начар булуы, электр җиһазларының төзек булмавы, эчкечелек, бигрәк тә эчкән килеш тәмәке тарту янгыннарга китергән төп сәбәпләр булып тора. Безнең районда быел 37 янгын чыккан (узган елда 46 янгын очрагы теркәлгән). Янгында һәлак булучылар юк, 1 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган булган. Узган елда 4 кеше һәлак булган, 1 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген саклау аеруча мөhим, чөнки пиротехника, төрле шәмнәр, гирляндалар зур куркыныч белән яный.
Чыршылар да зур куркыныч тудыра. Бигрәк тә ясалма чыршылар. Аларны җылыту приборлары, батареялар, телевизор янына куярга тырышмагыз. Чыршылар ныклап беркетелгән булырга тиеш. Стенадан 1 метр ераклыкта куегыз. Гирляндаларны төнгелеккә яндырып калдырмагыз, йоклар алдыннан сүндерегез. Кайдадыр киткәндә дә эшләтеп калдырмагыз. Балаларга, бигрәк тә кечкенәләренә үзаллы кабызырга рөхсәт итмәгез. Балаларга өйдә бенгаль утлары кабызырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.
Бәйрәм фаҗигагә әверелмәсен өчен аеруча җаваплы, шартлаткыч әйберләр белән сак эш итәргә кирәк. Пиротехник чараларны кулланганда гади кагыйдәләрне белмәү, үтәмәү күңелсез хәлләргә китерә дә инде.
Бәйрәм көннәрендә пиротехник әйберләр кулланып төрле травмалар алган балалар саны арта.
Янгын чыккан очракта 112 номерына шалтыратыгыз. Гирляндаларны 1зегез. Чыршыга ут капкан очракта аның өстенә калын япма ябыгыз. Әгәр дә янгынны үзаллы сүндерә алмаганыгызны аңласагыз, тизпрәк чыгу ягын карагыз.
Иң мөһиме балаларны саклагыз. Аларны ялгызларын өйдә калдырмагыз. Шырпыларны , уткабызгычларны сабыйлар кулы җитәрлек урынга куймагыз. Газ һәм электр приборларын кабызылган килеш калдырмагыз.
Яңа ел бәйрәмнәре сезгә бары тик шатлык, җан тынычлыгы алып килсен. Илләребез тыныч булсын. Яраткан hәм көтеп алган бәйрәмебез хәвеф-хәтәрсез үтсен.