Иске Балтач. 23 декабрь - "Балтач таңнары". Балтач районы сулыкларында бәкедән балык каптыручылар исегездә тотыгыз: чатыр урнаштыру өчен боз калынлыгы 15 сантиметрдан ким булмаска тиеш.
Чатыр – бәкедән балык каптырган балыкчының иң мөһим кирәк-яракларының берсе. Салкын, буранлы һава шартларында балыкчы чатыр эчендә ышыкланырга тырыша. Чатыр җилдән саклый да ул, тик аның да хәвефле яклары бар. Чатырда килеш бозлы суга төшеп китсәң, аннан чыгып котылу бик авыр.
Шуның өчен хәвефсезлек нормаларын үтәү мөһим. Боз калынлыгы унбиш сантиметрдан ким булса, анда чатыр урнаштыру тыела. Гадәттә, елгада агым көчлерәк урыннарда боз юкарак була.