Омск өлкәсендә казарма җимерелеп ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев суд юлын таптый. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. Әлеге коточкыч фаҗигада Рөстәм белән хезмәт иткән 24 солдатның гомере өзелде. «Исегездә булса, мин ел башында Мәскәүнең Пресненск район судына казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән мораль зыянны компенсацияләүләрен таләп итеп барган идем. Суд карар чыгарды. Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуымны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Алар фикеренчә, бу – гадел һәм әйбәт сумма. Әлбәттә инде, без бу карар белән килешмәдек. Шикаять белдерергә килдек. Карап карыйк, бу юлы суд нинди карар чыгарыр», – дигән Рөстәм. Рөстәм Нәбиев фаҗига вакытында җимерекләр астыннан иң соңгы чыгарыла һәм ул могҗиза белән исән кала. 20 катлаулы операция, 2 клиник үлем кичереп, 7 көн комада ята. Аның ике аягы да киселеп, ул 11 ай госпитальдә дәвалана.
ВТ