Бүген көндез 112 шалтырату системасына ике балыкчы ярга эвакуацияләүне сорап шалтыратканнар.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Краснокама районының Яңа Кабан авылында Агыйдел елгасында балыкчылар ярдан аерылган боз өстендә калганнар.Үзләре генә ярга чыга алмаганнар, чөнки сулык буйлап йөзүче экскаватор үткән һәм аларның юлын кискән.
Ведомство коткаручылары (Дүртөйле шәһәре) вакыйга урынына барып балыкчыларны табалар һәм аларны ярга эвакуациялиләр. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.