Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2024, 07:05

Балтач районында электр линияләренең 70 проценты яңартылган

Энергетиклар көне уңаеннан чикләнгән җаваплылыктагы “Балтач Сельэнергосы” акционерлар җәмгыяте генеральный директоры Рәшит Рәлиф улы ХИСМӘТОВ белән әңгәмәдә агымдагы елда башкарылган эшләр, алдагы елга эш планнары турында сүз алып бардык.

Балтач районында электр линияләренең 70 проценты яңартылган
Балтач районында электр линияләренең 70 проценты яңартылган

Чикләнгән җаваплылыктагы “Балтач Сельэнергосы” акционерлар җәмгыятендә әлеге вакытта 80 кеше эшли. Район халкын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүгә алар үз өлешләрен кертә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан җәмгыятьнең генеральный директоры Рәшит Рәлиф улы ХИСМӘТОВ белән агымдагы елда башкарылган эшләр, алдагы елга эш планнары турында кызыксындык.

Энергетикларкөне — мөгаен, һөнәрибәйрәмгенәтүгел, йортларны, предприятиеләрне һәм учреждениеләрне электр энергиясе белән тәэмин итеп, безгә уңайлы һәм имин тормыш тәэмин иткән кешеләргә ихтирам белдерү мөмкинлеге дә. Ни дисәң дә, энергетикаөлкәсеил икътисадының төп тармакларының берсенә керә.Гражданнарның көнүзәк тормышы гына түгел, дәүләтнең икътисади потенциалын тормышка ашыру, яңа объектларны вакытында файдалануга тапшыру һәм өзлексез электр белән тәэмин итү энергетика өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри компетентлыгына һәм эш сыйфатларына бәйле.

 —Җәмгыятьнең контролёрлар бүлегендә унөч хезмәткәр көч сала. Авылларда — сигез, район үзәге Иске Балтачта биш кеше, шул исәптән ике водитель һәм бүлектәге ике белгеч эшнең сыйфаты өчен җаваплы.

Трансформаторларны ремонтлау цехындагы эш алты белгеч иңенә йөкләнгән. Нигездә алар көче белән быел гына унҗиде трансформатор яңартылды, егермедән артыгы ремонтланды.

Оператив рәвештә урыннарга чыгу бригадаларыбыз бар. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли. Өч бригадада ун кеше, шул исәптән дүрт диспетчер эшли, — дип тармактагы эшчәнлек белән безне таныштыра башлады Рәшит Рәлиф улы.

—Рәшит Рәлифович, район территориясендәге ничә километр озынлыктагы электрүткәргеч линияләр сезнең җәмгыять карамагында һәм аларның бүгенге торышы ничек?

—Район территориясендәге  — 1200 һәм район үзәге Иске Балтач авылындагы 450 километр озынлыктагы электр тапшыру линияләре безнең җәмгыять карамагында. Шуларның 80 километр озынлыктагысы быел яңартылды һәм ремонтланды. Аерым алып караганда, Уразай, Богдан, Каргалы, Сәйтәк, Көндәшле юнәлешләрендәге электр тапшыру линияләре яңартылды һәм ремонтланды. Елның соңгы аенда Нөркә авылында зур эш башкарылды.

Гомумән алып әйткәндә, район территориясендәге электр тапшыру линияләренең 70 проценты соңгы еллар эчендә тулысынча яңартылды.

—Линияләрне яңарткач, оператив – чыгу бригадасына эш күләме кимемәдеме?

—Төнлә чыгулар кимеде. Хәзер инде көчле җил, буран вакытларында да электр тапшыру линияләренә зыян килми, халыкны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп тумый.

—Сезнең җәмгыятьнең махсус техникасы авылларда хәвеф тудырган карт агач кәүсәләрен кисеп чыгаруда да ярдәм күрсәтә...

—Бу эш даими башкарылып тора. Елның соңгы көннәрендә генә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе территориясендәге 46 төп пирамидаль тубыл агачларының кәүсәләре кисеп читкә чыгарылды. Балалар өчен дә, тротуардан узган җәяүлеләр өчен дә зур хәвеф тудырган биек агач кәүсәләре кисеп алынды. Аннары, һәр ел саен район үзәгендәге учреждениеләр тирәсен Яңа елга бизәү эше дә безнең махсус техника ярдәмендә башкарыла.

—Җәмгыять эшчәннәре төрле хәйрия эшләреннән дә читтә калмый...

—Әйе. Соңгы елларда махсус хәрби операция зонасындагы райондашларга  гуманитар ярдәм җыюга актив кушылабыз. Алгы сызыкка бер “Нива” автомашинасы, дизель ягулыгында эшли торган бер генератор алып җибәрдек. Коллектив белән акчалата ярдәм күрсәтәбез һәм барлык ир-егетләрнең тизрәк исән-сау хәлдә җиңү белән кайтуларын телибез.

—Алдагы елга планнарыгыз турында да берничә сүз әйтсәгез...

—Быел Нөркә авылында электр линияләрен яңдартуны төгәлләүгә, яңа ел башыннан Мишәр авылындагы терлекчеклек фермасының электрүткәргечләрен ремонтлауга тотыначакбыз. Әлеге вакытта бер бригада Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында эшли.

Яңа 2025нче елга билгеләнгән планнарга килгәндә, зур күләмдәге эшләрдән Начар, Зиләзекүл, Иштирәк, Штәнде, Әрдәгеш авыллары юнәлешендә электрүткәргечләрне яңартачакбыз һәм ремонтлаячакбыз.

Материаль – техник базаны яңартып, тулыландырып торабыз. Быел гына бер берәмлек “Нива” (шевроле),  автомашинасы сатып алдык. Алдагы елда ике берәмлек бортлы УАЗ (фермер) автомашинасы алуны күз уңында тотабыз.

Хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакы түләнеп килә. Халыкта эш кәефе. Кыскартулар көтелми. Бердәм, тату, эшкә сәләтле коллективта үз эшләренең җаваплылыгын тоеп башкарган хезмәткәрләр көндәлек эштә төп таянычларыбыз.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм аварияләрсез эшләвегезне телим. Тәрәзәләребездә һәрвакыт утлар балкып янсын, йортларыбызда тынычлык һәм үзара аңлашучанлык хөкем итсен!

Газим Талипов фотосы

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: