Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2024, 14:19

Казанга беспилотниклар һөҗүм иткән

Ким дигәндә 8 БПЛА Казанга һөҗүм иткән. 

Казанга беспилотниклар һөҗүм иткән
Казанга беспилотниклар һөҗүм иткән

Ким дигәндә 8 БПЛА Казанга һөҗүм иткән. “База” Телеграм-каналы мәгълүматларына сылтанып "Өмет" гәзите хәбәр итүенчә, пилотсыз очучы аппаратлар Камалиев проспектындагы, Клара Цеткин,  Юкозинская, Һади Такташ, Кызыл позиция  урамнарындагы биналарга төшкән. Тагын ике пилотсыз очучы аппарат Ырынбур  трактындагы йортка төшкән.

Шаһитлар сүзләренчә, Казанда мобиль элемтә начар эшли, шәһәр юлларын ябу сәбәпле  тыгыннар барлыкка килгән, кая карама махсус хезмәтләр машиналары. Сиреналар улый.

SHOT Telegram-каналы язуынча, ВСУ Казанга  "Лютый" беспилотниклары белән һөҗүм иткән. "Лютый"ның очу ераклыгы - 1000 км, ул 50 кг заряд белән очарга сәләтле. 

Автор:
Читайте нас: