Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2024, 14:34

Бер янгында – өч мәет

Әлеге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Бер янгында – өч мәет
Бер янгында – өч мәет

Дуван районының Иске Хәлил авылында янгында өч кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Коткаручылар билгеләвенчә, бүрәнә йорт һәм тактадан ясалган веранда янган. Янгын 80 квадрат метр мәйданда сүндерелгән.

"Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында верандада ике кешенең үле гәүдәләре табылган. Соңрак тагын бер һәлак булучы йорт эчендә табылган. Әлеге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Беренчел мәгълүмат буенча ике ир һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең оператив төркеме, шулай ук Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре эшли.

Бер янгында – өч мәет
Бер янгында – өч мәет
Бер янгында – өч мәет
Автор:
Читайте нас: