Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 16:27

“Ямурза ихатасы” кунакларны көтә

Бүген, 20 декабрь көнне Иске Ямурза авылында эшмәкәр Лилия һәм Марат Хәйруллиннар җиткергән “Ямурза ихатасы” глэмпингын ачу тантанасы узды

“Ямурза ихатасы” кунакларны көтә
“Ямурза ихатасы” кунакларны көтә

Иске Ямурза. 20 декабрь - "Балтаач таңнары". Бүген, 20 декабрь көнне Иске Ямурза авылында эшмәкәр Лилия һәм Марат Хәйруллиннар җиткергән “Ямурза ихатасы” гл эмпингын ачу тантанасы узды.

Эшкуарлык өлкәсендә яуланмаган киңлекләр бар әле. Туристларны хезмәтләндлерү белән  бәйле эшкуарлык шуларның берсе. Безнең район җирлегенең тарихи үткәннәре, табигый үзенчәлекләре туристларда кызыксыну уятырлык. Эшчәнлек җәелдереп, ник  шушы бушлыкны тулыландырмаска, дигән карарга килде,  Иске Балтачтан Лиялия һәм Марат Хәйруллиннар.

-Үзем башка юнәлеш буенча эшлим. Автотуризм белән шөгыльләнәм. Трофи-рейдлар буенча  ярышларның республика чемпионымын. Берничә тапкыр район җирлегендә шушы юнәлеш буенча  фестиваль оештырдык.  Менә шул фестивальне уңайлы шартларда кабул итү, шулай ук туристларга башка мөмкинлекләр тудыру өчен без тормыш иптәшем белән “Ямурза ихатасы” глемпингын оештырырга карар иттек, - диде эшкуар Марат Хәйруллин, объектны ачу тантанасында ясаган чыгышында, алга максатлаары белән таныштырып.

Әйе, киләчәктә  трофи-рейдлар буенча  ярышларны да шушыннан башларга исәплиләр. Автотуристлар “Ямурза ихатасы”ннан юл алып Балтач  районы киңлекләре матурлыгы белән таныша алачак.  Ләкин ул автотуристлар өчен генә түгел. Теләгән һәркем өчен “Ямурза ихатасы” капкасы ачык.  

- Туризм  юнәлешендә хезмәт күрсәтү өлкәсендәге  максатыбызны хуплап,  булышлык күрсәткәннәре өчен  республика, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, - диде “Ямурза ихатасы” хуҗабикәсе, әлеге объект туристик маршрутларның башы булуын билгеләп.

Әлеге объект “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектын тормышка ашыру чикләрендә  барлыкка килде.  Эшкуарлар 4,5 миллион сум күләмендә грант алдылар. Иске Ямурза  авылында аларның җир кишәрлеге бар иде. Биредә  кунаклар кабул итү өчен  барн-хаус тибындагы ике, бер А-фрейм тибындагы  төзеделәр. Аларның гомум мәйданы йөз квадрат метрдан артык.  Өч  өйдә егермегә якын кунак кабул итү мөмкинлеге бар. Алар барысы да кунак бүлмәсе, кухня, санузел, душ бүлмәсе белән җиһазландлырылган. Һәр өйнең үз мангал зонасы.  Шулай ук  ихатада мобиль мунча бар. Су коену өчен мунча-чан да урнаштырылган. Чан  1200 литр  су сыешлы. Сукны җылыту өчен кубометр чамасы утын сарыф ителә.

-Без бүген шушы объектны ачып районда туризм маршрутларына старт бирәбез, -диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, районда турзм тармагы чәчәк атуын, эшкуарларга уңышлар теләп.

“Ямурза ихатасы” кунакханә ролен генә үтәми. Биредә  кунакларның күңелен күрү чаралары да күрмәкчеләр. Кыш көннәрендә каргизгечләрдә сәяхәт оештырмакчылар. Ә җәй көннәрендә билгеле маршрутларда велосипедларда йөрү мөмкинлеге булдырмакчылар.

- Мондый максатчан эшкуарларга, кызыклы объектларны булдыруга булышлык итәсе килеп тора. Бер эшкуар кузгалса, ул икенчесенә ддә уйланырга этәргеч бирә. Уйлаган барлык эшләрегез җтормышка ашсын,- диде Башкортстан Республикасы Эшкуарлык  һәм туризм министры урнынбасары  Айдар Галин, Балтач районында туризм тармагы арытабан үсеш алуын теләп.

Объект Иске Ямурза авылында, бик уңайлы бирдә урнашкан. Биредә, бәлки, агротуризм белән дә шөгыльләнергә уйларлар. Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Айдар Саяпов “Ямурза ихатасы” кебек  объектлар авылларда күбрәк булуын теләде.

“Ямурза ихатасы” сафка кертелгәч, авылда ике кешегә эш урыны барлыкка килде. 

Объект бер ел эчендә калкып чыкты.

-Узган елның 20 декабрендә кунак йортларына нигез сала башлаган идек. Нәкъ бер ел дигәндә менә тантана итәбез,- ди Марат Хәйруллин, максатларны тормышка ашыру өчен күп тир тамызырга туры килгәнлеген билгеләп.

 Моннан берничә көн элек “Ямурза ихатасы” беренче кунакларны кабул иткән дә инде.

Башкортстан Республикасы Эшкуарлык  һәм туризм министры урнынбасары  Айдар Галин Көндәшле авылындагы  Лилия һәм Илдар Сахиповларның “Түбәтәй” глэмпингы төзелеше барышы белән дә танышты.

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: