Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2024, 19:05

Түбән Иванай балаларның шат тавышларына күмелде

Түбән Иванай авылындагы АТКҮ программасы чикләрендә  төзелгән   балалар өчен уен мәйданчыгы Россиядә Гаилә елында  сафка кертелгән объект буларак тарихта калачак.

Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына күмелде

Түбән Иванай. 20 декабрь - "Балтач таннары".  Түбән Иванай авылындагы АТКҮ программасы чикләрендә  төзелгән   балалар өчен уен мәйданчыгы Россиядә Гаилә елында  сафка кертелгән объект буларак тарихта калачак.

- Мондый объектларга мохтаҗлык бар икән, димәк авылда тормыш дәвам итә һәм аның киләчәге бар дигән сүз,- диде Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте башлыгы Ольга Гайнетдинова, Түбән Иванай авылындагы  балалар өчен уен мәйданыгын ачу тантанасында ясаган чыгышында, проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдереп.

 2024 елда Башкортстанда Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы авыл җирлекләрен төзекләндерү юнәлешендә ике йөзгә якын проектны тормышка ашырырга булышлык иткән. Шушы программа чикләрендә балалар өчен уен мәйданчыклары республикада  унбер ноктада сафка кертелгән.  Шуларның берсе  Түбән Иванай авылында.

Аның барлыкка килү  тарихы да бик истәлкле. Контракт буенча МХО зонасына барыр алдыннан әзерлек курслары узган контрактчылар янына Республика Башлыгы Радий Хабиров хәл белергә килгән, якташларының якыннарын көнкүреш ягыннан нинди проблемалар борчыганы белән кызыксынган. Түбән Иванайдан  биш бала атасы - Леонид Ипаев, авылда  балалар өчен уен мәйданчыгы  кирәклеге турында белдерә.  Республика Башлыгы ватанпәрвәр ир-егетнең үтенечен канәгатьләндерергә вәгъдә итә.

-Безгә Хат килеп төште. Максатны тормышка ашыру өчен проектны махсус программага керттек һәм менә  объектны сафка кертәбез. Якташыгыз хәстәрлеген Яңа ел бүләге итеп кабул итегез,- диде район Хакимияте башлыгы тантанада ясаган чыгышында, балаларга мөрәҗәгать итеп.

 Мәйданчыкка атынгычлар, эскәмияләр, карусель,  җәйге  тау кебек җайланмалар белән җиһазландырылган.  Төзелеш эшләрен бшкаладагы бер предприятие эшчеләре башкарган.  Эшләрне 18 сентябрь көнендә җәелдергәннәр иде.

Тантанада мәйданчык капкасыы алдында ал тасма киселү белән балалар түргә узды. Уен мәйданчыгы балаларның шат тавышларына күмелде.

 -Балаларның бүгенге кебек шат тавышлары биредә тынып тормасын,- диде тантананы алып баручы Айдар Сираев,  объектның авыл халкына озак еллар хезмәт итүен теләп.

Югары һәм Түбән Иванай авылларында бүген 86 бала исәплнә. Боларның 42се кече яшьтәге балалар.

   

Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына  күмелде
Түбән Иванай балаларның шат тавышларына күмелде
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: